Төркмәнстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кайгы уртаклашу хаты юллаган

Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу хаты юллады.

Хатта Төркмәнстан башлыгының күп корбаннарга һәм имгәнүләргә китергән, аларның күпчелеге бер гөнаһсыз балалар булуы турындагы фаҗига хәбәрен тирән хәсрәт һәм кайгы белән кабул итүе хәбәр ителә.
Төркмәнстан Президенты үзе, халык һәм Төркмәнстан Хөкүмәте исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашкан, шулай ук зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләгән.


Фикер өстәү