Татарстанда уракка төштеләр. «ВТ» журналисты игенчеләрнең хәлләрен белеп кайтты

Татарстанда барлык районнар да уракка төште. Дөрес, бу көннәрдәге яңгырлар эшне бераз тоткарлый тоткарлавын, тик бер тамчы суга тилмергән Җир-ана өчен анысы да бик тансык. Иң мөһиме – артыкка китмәсен дә өлгергән ашлыкларны вакытында җыеп алырга комачауламасын гына, ди аграрийлар. Аларның быелгы уракка нинди кәеф белән кергәнлеген күреп бәяләр өчен, Теләче районы кырларына юл тоттык.   

Югалту

Районның 25 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнары бар. Шуның 6 меңгә якын мәйданына – көзге, 9300 гектарына язгы культуралар чәчелгән. Моннан тыш, рапс һәм көнбагыш, җитен басулары бар. Теләче районында апрельдән башлап нибары 35 мм явым-төшем булган. Соңгы арада исә көн саен 6–20 мм яңгыр яуган.

– Яңгырлар бик кирәк иде, тик алар бер ай алданрак яуган булса, тагын да шәбрәк буласы иде, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Баев. – Чөнки хәзер инде безгә өлгергән ашлыкның бөртеген дә әрәм итмичә, вакытында җыеп алырга кирәк. Техника әзер, комбайнчылар яңгырлар узып киткәнен зур түземсезлек белән көтеп тордылар.

Ничек кенә булса да, быел аграрийларга яңгырны күпсенү дөрес булмас иде. Шифалы яңгырлардан соң, корылыктан интегеп, тишелеп чыга алмыйча утырган карабодайлар матур гына үсеп киткән, бәрәңге, көнбагыш, рапска җан өрелгән, кукурузлар буй җибәргән, күпьеллык үләннәргә дә өмет баглыйлар.

Алда телгә алган сәбәпләргә бәйле, районда эш башланып кына килә. Уракка да бер-ике хуҗалык кына төшкән, шушы берничә көн эчендә барысы да ныклап тотыначак. Иген басуларына иң беренчеләрдән кереп китүчеләр – «Август-Теләче» агрохолдингы игенчеләре. Билгеле булганча, алар районга өч ел элек килеп эшли башлаган иде. Әлеге вакытта иң зур чәчүлек мәйданнары да аларда. Чәчү мәйданнары 10 мең гектарны тәшкил итә. Басуларында көзге һәм язгы бодай, карабодай, борчак, рапс, җитен үсә. Без исә Үзәк авылы тирәсендәге борчак басуларында барган эшне күзәттек.

– Узган ел игенчеләр өчен бик уңышлы булган иде. Сезонны башлаганда, быел да шундый матур күрсәткечләргә өметләндек. Тик корылык та, суыклар да үз эшен эшләде – уңышны югалттык, – ди генераль директор урынбасары Айдар Габделганиев. –  Шулай да быел көзге бодай уңышы сынатмас, дип уйлыйбыз. Узган ел көзгесен дә, язгысын да гектарыннан 50шәр центнер җыеп алган идек. Быел көзге бодай 40 центнер тирәсе булыр. Борчакны исә узган ел гектарыннан 35 центнер алган идек. Быел әлегә 20 центнер гына бара. Яңгырлар үз вакытында бик кирәк иде. Тик хәзер күпкә китсә, ашлыкның сыйфаты югалырга мөмкин. Төп максат – булганны вакытында җыеп алу. Чөнки без ашлыкны бала шикелле карап, тәрбияләп үстерәбез.

Вакыт кадере

Иген басуында һәр сәгатьнең генә түгел, һәр секундның кадерен белүчеләр кемнәр икәнен беләсезме? Әлбәттә инде, комбайнчылар. Бу көннәрдә алар чабышка чыккан атны хәтерләтә. Шуңа күрә бераз гына сөйләшеп алырга да чак туктаттык үзләрен. Әнә иң яшь механизатор Денис Алексеев та исәнләшү белән үк ярым шаяртып: «Эш калдырып йөрисез инде», – дип куйды.

– Башта мин Казанда яшәдем. Өйләнгәч, гаиләм белән авылга күченеп кайтып, йорт сала башладым, – диде ул. – Механизаторга авылда бервакытта да эш бетми. Монда эше дә, ашы да, саф һавасы да, торыр җире дә, иреге дә бар. Шәһәрдә торып, әти-әнигә йөк буласы килми. Бөтен яшьләр авылга кире кайтып бетәчәк. Менә әйтте диярсез әле! Быел мин икенче сезонга чыктым. Эшемне яратам. Узган ел эшләү тагын да кызыграк иде, быел да  сынатмабыз, дип уйлыйм.

Яшь комбайнчылар белән беррәттән җирнең дә, хезмәтнең дә, икмәкнең дә кадерен белүче тәҗрибәле механизаторлар да бар. Әйтик, Мәүлитҗан Хәбибуллин быел 35 нче урагына төшкән.

– Басуда эшләүнең үз яме һәм тәме бар, – дип елмая ул. – Без инде шуңа ияләнгән, сезонны көтеп кенә торабыз. Басудан өйгә кайтулары да икенче төрле күңелле. Игенченең хезмәте дә лаеклы бәяләнә, дип саныйм. Хуҗалар эшләгәнне аңлый, кирәк вакытта ярдәм дә итә. Элеккеге кебек тузанлы комбайннарда да эшләмибез. Хезмәт хаклары да яхшы, зарланып булмый. Шул ук вакытта элек эшләгән елларны да яманлыйсы килми. Ул вакытта да сагынып искә ала торган матур мизгелләр күп булды.

Әлеге вакытта басуларда сигез комбайн эшли. Алар өлгерми башласа, оешманың башка бүлекчәләре ярдәмгә килә. Тик, җитәкчелек әйтүенчә, хуҗалыкларда эшче кадрларга кытлык бар. Генераль директор Алмаз Хәйруллин сүзләренчә, җәйнең ике ае – аграрийларның ел буе эшләгән эшен күрсәтү чоры.

– Хәзер никтер халык комбайнчыны «шабашник», вакытында акча эшләп калучы гына буларак кабул итә башлады. Мин моның белән килешмим. Алар – безгә бик кирәкле кешеләр. Һәм, әлбәттә, хезмәт хаклары да яхшы. Бездә яңа технологияләр, техника булгач, кадрларны да әледән-әле укытып торабыз, – ди ул.

Яңалык

«Август-Агро» кырларының төп үзенчәлеге: культураларны җирне сөрмичә генә утырту. Идарәче компанияне әлеге технологияне Татарстанда беренчеләрдән булып кулланучы дип әйтеп булмый, тик шундый зур масштабларда эшләүчеләр башка юк. Оешма эшли торган барлык тугыз районда да җир No-till (ноу-тилл) технологиясе буенча эшкәртелә. Айдар Габделганиев аңлатуынча, беренчедән, мондый ысул белән утыртканда җир дымны саклый, уңдырышлылыгы арта. Экология ягыннан да җир өчен файдалы. Ягъни җир катламнарына зыян килми, микроорганизмнар барысы да үз урынында кала. Туфрак катламын җил, кояш киптерми. Углекислый газ азрак оча. Икенчедән, чыгымнар һәм ресурслар ягыннан отышлы. Ягулыкка, техникага, запас частьларга тотылган чыгымнар 30–40 процентка кими.

– Барлык технологиясен саклап эшләгәндә, традицион эшкәртүдәге кебек үк уңыш алырга мөмкин. Кайбер елларны хәтта күбрәк тә алып була. Уңышны җыеп алганнан соң берничә көн узуга ук, шушы җиргә яңа культура чәчелә. Безнең төп максат – корылык елында да әйбәт уңыш алу, – диде ул.

Айдар Габделганиев аңлатуынча, болай итеп эшләгәндә аерым бер шартларны үтәргә кирәк. Беренчедән, культураларны ел саен аралаштырып чәчәләр: рапс – язгы бодай – көнбагыш – көзге бодай. Аларның һәркайсының үз бурычы бар. Кайберләре туфракны йомшарта, икенчеләре тирәнәйтә. Бер культураны алгач, икенче елга бераз юнәлешен үзгәртеп, икенче культураны турыга чәчәләр. Мондагы басуларда ашлык төягән “КАМАЗ”, бер күреп ияләшкән йөк машиналары да юк. Алар урынына уңышны ындыр табагына зур егәрлекле махсус тракторлар ташый.

Моннан тыш, электрон сервислар барлык кырларны вакытында күзәтеп, эшне планлаштырырга ярдәм итә. Кайда нәрсә чәчелгән, узган ел монда нәрсә үстерелгән, күпме ашлама кертелгән, никадәрле уңыш җыеп алынган, культуралар кайчан тишелеп чыккан һәм ничек үсә, күпмесе җыеп алынган, техника кайда эшли һәм күпме ягулык тотылган, нинди тизлек белән хәрәкәт итә, кайсы комбайнчы никадәр ашлык суктырган, амбарга күпме күләмдә икмәк кайткан. Хәтта тракторчы яки комбайнчының туктап ял итеп алуына кадәр – барысын да кулдагы телефондагы программа аша күзәтергә мөмкин. Оешманың үз метеостанциясе булу да эшне планлаштырырга ярдәм итә.

Киләчәктә «Август-Теләче» җәмгыяте Татарстандагы башка барлык бүлекчәләренә дә югары уңыш бирүчән элиталы орлыклар әзерләячәк. Моның өчен симәнә эшкәртү заводы сафка басып килә. Быел аны ачарга планлаштыралар. Заводка кергәнче кырдан алып кайткан ашлык эшкәртелә, чистартыла, киптерелә.

Икмәк булса, акча да була

«Алан» хуҗалыгында озак еллар эшләүче комбайнчы бар, дигәч, аларга да кереп чыктык. Алар да бүген-иртәгә уракка төшәргә әзер торалар иде. Хуҗалыкның 4 мең гектар чәчү мәйданы бар.

– Без басуларны көздән тирәнәйткән идек. Аннан соң иртәрәк чәчү дә корылыкка каршы торырга ярдәм итте. Шуңа күрә уңыш начар булмас дип, уйлыйбыз, – диде «Алан» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов.

Дүрт комбайнчының берсе Ринат Гатауллин быел 37 нче сезон уракка чыга.

– Урак өсте – бик дулкынландыргыч көннәр ул. Аның һәр минуты кадерле. Аны көтү дә, эшләү дә, соңыннан нәтиҗә ясау да, – диде ул. – Икмәге булса, акчасы да бар. Быел уңыш уртача булыр төсле. Узган елгы кебек мул итеп алып булмас инде. Көзге культуралар яхшы, язгылары бик сөендерми әле. Икмәк мул булганда, эшләргә дә рәхәт. Соңыннан аны табында да: «Үзебез суккан икмәк бит бу!» – дип горурланып ашыйбыз.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 26 июльгә булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда 103 мең гектардан артык җирдә 310162 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш – гектарыннан 29,9 центнер. Иң зур мәйданнар Зәй, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлки, Сарман районнарында суктырылган. Уңдырышлылык буенча лидерлар: Тәтеш, Мамадыш, Кайбыч, Чүпрәле, Нурлат районнары.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү