Эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр

Республикада июль азагына кадәр яңгырлы, эссе һава сакланачак. Ял көннәрендә, киләсе атна башында да безне шундый ук һава торышы көтә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 29 июльдә урыны белән яшенле яңгырлар, боз, кыска вакытлы көчле җил булырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +15…+22 градус.

Якшәмбе – 30 июльдә дә урыны белән көчле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 17–22 метрга кадәр тизлектә көчле җил, боз явуы бар. Көндез һава температурасы +26…+31 градус чикләрендә тирбәләчәк. Көнчыгыш районнарда эсселек +35 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә +17…+22 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 31 июльдә һәм сишәмбе – 1 августта да яңгырлы, эссе һава саклана. Көндез +24…+29,  көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр.


Фикер өстәү