Бүген иртән Киев режимының Мәскәү өлкәсе территориясендәге объектларга БПЛА һөҗүмен гамәлгә ашыру омтылышы туктатылды, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.
«Һава саклыгы чаралары белән пилотсыз аппарат юк ителгән», – диелә хәбәрдә.
Террор һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.
Элегрәк, 24 июль иртәсендә, Мәскәүгә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) кулланып яңа һөҗүм ясаган иде . Пилотсыз аппарат җимерекләре Мәскәүнең Комсомол проспектында, 17 нче йортта табылган. Соңрак башкаланың Лихачев проспектындагы бизнес-үзәк бинасына эләккән икенче пилотсыз аппарат турында билгеле булды. Анда 17 һәм 18 нче катлардагы 50 квадрат метр мәйдандагы пыялалар ватылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat