Укучыларга кайсы фән күбрәк кирәк?

Быелгы чыгарылыш укучылары кайсы фәннән имтиханны күбрәк сайлаган, ә кайсын юк? Узган ел белән чагыштырганда, быел чыгарылыш укучылары 748гә кимегән.

Информатиканы 3289 укучы сайлаган, бу сан былтыр белән чагыштырганда 674 гә күбрәк. Җәмгыять белемен 5986 укучы бирәчәк (+ 68). Тарихны 1664 (+ 15), рус әдәбиятын тапшырырга 819 кеше ( + 12) язылган.
Ә менә башка фәннәрдән БДИда катнашырга теләк белдерүчеләр кимегән. Әйтик, математикадан (–140), физикадан (–468), химиядән (–348), биологиядән (–112). Географияне нибары 136 кеше генә бирергә җыена икән.

Инглиз телен – 1955, немец телен – 14, француз телен 13 укучы сайлаган.
Имтиханнарның төп этабы башланганчы, бу саннар үзгәрергә дә мөмкин. Чыгарылыш укучылары ирекле фәннәрдән фикерен үзгәртә ала.


Фикер өстәү