Фәрит Мөхәммәтшин Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган егет-кызларны котлады

КФУның “УНИКС” үзәгендә Лобачевский исемендәге Казан лицеен тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды. Аларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент башлыгы укыту һәм тәрбия эшенә зур өлеш кертүләре өчен укытучылар, ата-аналарга рәхмәт белдерде, ә егет-кызларның үзләренә зур уңышлар теләде. “Бүген лицеистлар өчен дә, ата-аналар, педагоглар өчен дә зур бәйрәм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Балалар, тормышның яңа, төп этабына ныклап әзерләнеп, мәктәп елларын лаеклы үткәрде. Нәкъ менә алар республиканы алга таба үстерүгә зур өлеш кертергә тиеш”.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бу егет-кызларга хәзер үзләренең юлын сайлап алырга туры киләчәк. Алар үзләренең лицее белән, яшәү, уку һәм эшләү өчен барлык шартларны тудырган Татарстан белән мәңгегә бәйләнештә калачак.

Быел биредә 96 укучы урта белем турында аттестат алган. Шуның 26сы лицейны медальгә тәмамлаган. БДИнең барлык нәтиҗәләре дә ителмәгән әле. Әмма инде Елизавета Николаеваның (рус теле), Ләйлә Хәбибуллина (рус теле) һәм Айсылу Нәҗметдинованың (җәмгыять белеме) БДИне 100 баллга тапшыруы мәгълүм. Лобачевский исемендәге лицей инде менә 9 ел дәвамында Казан федераль университеты карамагында эшли. Шуңа күрә егет-кызларга К(П)ФУ мөһере сугылган аттестатлар тапшырыла.

Сүз уңаеннан, быелгы уку елында Татарстанда 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны 53 меңнән артыграк укучы тәмамлаган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда бүгенгә БДИ буенча 195 егет-кыз иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Шул ук вакытта 10 бала берьюлы ике фәннән – рус теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм химия, химия һәм биологиядән, ә 175 укучы – бер фәннән иң югары балл җыйган.


Фикер өстәү