Газ шартлаган йорттагы 11 кешенең язмышы әлегә билгесез булып кала

Бүген иртән Новосибирск шәһәрендә биш катлы йортта газ шартлаган. 11 кешенең язмышы әлегә билгесез, дип белдергән шәһәр мэры Анатолий Локоть журналистларга.

Аның әйтүенчә, бу йортта 117 кеше пропискада тора. Әмма яшәүчеләр саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки ниндидер фатирларның арендага бирелгән булуы бар.

Фаҗигадә ике кешенең гомере өзелгәнлеге мәгълүм. 11 кеше – хастаханәдә.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Новосибирск шәһәренең Линейная урамындагы йортта газ шартлаган. Бу йортның ике подъезды җимерелүгә һәм 300 кв. метр мәйданда янгын чыгуга китергән. Коткаручылар хәрабәләр астыннан бер хатын-кызны тартып чыгарган. Әмма анда тагын өч кеше булырга мөмкин, диләр.
Җинаять эше кузгатылган. Әлеге йортта яшәүчеләр алдагы көнне газ исе килүгә зарланган булган.


Фикер өстәү