Газетага язылу

Автоэксперт машинаны ничек кышка әзерләргә кирәклеге турында сөйләде

Белгеч салкыннар башланыр алдыннан машина йөртүчеләргә кышкы чорда проблемалар тумасын өчен автомобильнең кайбер системаларын тикшерергә кирәклеген искәртә.

Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзасы Дмитрий Попов сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, алгы пыяланы һәм көзгеләрне җылыту системасы, шулай ук аккумуляторларны тикшерергә кирәк.

Шулай ук ул салон фильтрын алыштырырга, алгы пыяланы органикадан чистартырга һәм салкында катмый торган сыеклык өсти башларга киңәш итә.

Моннан тыш, автоэксперт тосолның дәрәҗәсен һәм төсен тикшерергә, резина тыгызлагычларны һәм йозакларны силикон белән эшкәртергә, шулай ук барлык яктырту приборларын тикшерергә тәкъдим итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре