Татарстанда тагын көчле буран һәм җил көтелә

Татарстанда 29 гыйнварда кичен, төнлә һәм 30 гыйнварда иртән һава торышы бозыла. Республикада янә көчле буран булачак, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.

Шул ук вакытта секундына 15-16 метр тизлектә көчле җил, бозлавык көтелә.

Синоптиклар кисәткәнчә, буран вакытында 100 метр ераклыкта берни күренмәскә мөмкин.
30 гыйнвар иртәсендә һәм көндез юеш кар явачак, кар көртләре барлыкка киләчәк.

Мондый һава шартларында юлларда аварияләр саны артырга, түбәләрдән кар-боз ишелеп төшәргә, электр чыбыклары өзелергә мөмкин.
Сак булыгыз: машинагызны хәтәрсезрәк урынга куегыз, начар беркетелгән реклама такталарын, башка конструкцияләрне урап узарга тырышыгыз! Йорт тирәсеннән үткәндә, түбәдән кар-боз төшүдән сакланыгыз! Кирәк булган очракта “112” телефонына шалтыратыгыз!


Фикер өстәү