Айрат белән бас янәшә! Раил Нургалиев 10нчы мәртәбә чемпион исемен яулады

Батырларга тәүге мәртәбә 100әр мең сум акча түләнгән ярышта Лаеш көрәшчеләре өстен чыкты. Алар икенче ел рәттән Татарстан чемпионатында командалар беренчелеген отты. Ярыштан репортажны укып, Раил Нургалиевның рекордчылар сафына кушылуы, Илмир Төхфәтуллинның китүе, ә Радик Сәлаховның кайтуы турында белә аласыз.

Сәләт кенә аз
Быелгы чемпионатта 40 командадан 346 егет бил алышты. Күбрәк булган вакытлар да бар иде. Шөкер итик, җәмәгать! Үстерү турында купшы сүзләр әйткәнче, булганны саклау турында уйлыйсы иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Көрәш федерациясе башлыгы Марат Әхмәтов та шундый фикер әйтте ачылу тантанасыннан соң.

– Көрәшебез, сөбханалла, бар. Югалтмыйбыз, саклыйбыз. Үстерәбез дип әйтергә куркам. Чөнки республикада спорт төрләре арасында көндәшлек бик көчле. Үсмерләрнең сайлау мөмкинлеге бик зур. Егетләребезгә дә: «Син көрәш белән генә шөгыльлән», – дип әйтеп булмый хәзерге заманда, – диде ул. – Әмма татарлыгыбызны, рухыбызны, эчке көчебезне, тел, әдәбият һәм сәнгать янәшәсендә көрәшне дә бергәләп сакласак, милләтебезнең киләчәген матур итеп күрә алабыз әле. Көрәшебез авыллардан район үзәкләренә, шәһәргә күчә бара. Авылларда яшьләр кими. Район үзәкләре, шәһәрләр белән күбрәк эшләсәк, андагы җитәкчеләрнең милли рухын уятып, аларны да бу эшкә җәлеп итә алсак, киләчәгебез бар.

Киләчәк булсын өчен, шартлар да кирәк. Анысы төрле урында төрлечә. Шул ук Лаеш яки Чаллыдагы шартларны ярышка команда җыя алмый интеккән районнар белән чагыштырып булмый. Аермасы бәйге нәтиҗәләрендә күренә. Бүген көрәштә «килде, күрде, җиңде» кагыйдәсе эшләми. Уңышка ирешү өчен, егетләрнең Ходай биргән сәләте янына тренер үҗәтлеге, җирле җитәкчеләрнең мөнәсәбәте һәм команда рухы кирәк. Әлбәттә, мәсьәләнең матди ягы да бар. Бу юлы федерация батырларга зур бүләк ясады. Чемпион калган егетләргә 100әр мең сум күләмендә акча өләштеләр. Икенче урын алучылар – 70әр, ә өченче булучылар 50шәр мең сумга ия булды. Рәсми ярышларда моңарчы күрелмәгән суммалар! Көрәшнең башка төрләрендә күз алдына да китереп булмый. «Футбол белән хоккейда барыбер күбрәк түлиләр», – дип әйтүчеләр булыр. Әйтәләр дә. Ә «Рубин» яки «Ак барс»та уйнаган берәр танышың бармы, дип сорагач, никтер җавап бирмиләр. Шөкер итик!

Көттереп килгән җиңү
60 килолы егетләр бәйгесендә 3 ел рәттән Алексей Абрамовка тиңнәр булмады. Тумышы белән Алексеевск районыннан булган 23 яшьлек егет соңгы ике елда Лаеш районы данын яклый. Быел да үз ишләре арасында фаворитлардан саналды ул. Әмма рәттән 4 нче җиңүне яуларга насыйп булмаган икән. Финалда Кукмара егете Илсур Гыймадетдинов бу юлы көчлерәк икәнен раслады. Тәҗрибә яшьлектән өстен чыкты. Келәмдә төрлесен күргән Илсурга көттереп килгән җиңүләренең берсе бу. Аңа ничек ирешкәнен үзе генә белә бу егет.

Алексей Абрамовның дусты һәм якташы Илнар Закиров Чистай районы данын яклап бил алыша. Ул да финалга чыкты һәм 65 килолы егетләр арасындагы хәлиткеч алышта былтыргы чемпион, Лаеш командасы вәкиле Илназ Димиевне җиңде.

Остаз шәкерттән калышмый
Шулай итеп, Лаешның рәттән ике көрәшчесе финалда оттырырга мәҗбүр булды. «Җитәр, көмеш артыкка китте, алтын кирәк, район башлыгы белешеп тора», – диде тренерлары. «Эшлибез аны», – диде егетләр. Башта Илназ Рамазанов 70 килолы көрәшчеләр финалында Балтачтан Илнар Муллахмәтовны отты. Сүз уңаеннан, бу ярышта Илназның тренеры булып Динар Кәримуллин саналды. Остаз шәкертеннән калыша алмый бит инде. Динар 75 килога кадәрге авырлыкта Әлмәттән былтыргы чемпион Рафаэль Билдановтан көчлерәк икәнен раслады. Шулай итеп, Лаеш егетләре ике көмеш һәм ике бронза янына ике алтынны салып куйды.

Киләсе ике категориядә исә Лаеш егетләре медальсез калды. 80 килолы егетләр ярышында Кукмарадан Марат Кәримуллинны отып, батыр исемен Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллин яулады. 85ләр арасында Арча егете Фаяз Зариповка тиңнәр табылмады. 25 яшьлек көрәшчегә бер-ике ел эчендә зур сынаулар аша узарга, зур янгыннан соң йорт-җир мәсьәләсен кайгыртырга, әнисен соңгы юлга озатырга туры килде. Әмма бирешми егет, тормышта да, келәмдә дә нык тора. Берничә ел призерлар исемлегендә йөргәч, ниһаять, чемпион исемен яулады ул.

Авырлыгы 90 килодан артмаган егетләр финалында келәмгә янә Лаеш көрәшчесе чыкты. Раил Сәлахетдинов – тумышы белән Киров өлкәсеннән, берничә ел Кукмара данын да яклады. Аның келәмдә үз-үзен тотышы беркемне дә битараф калдырмый. Ут егет, кыскасы. Әмма өстенә салкын су сибүчеләр дә табыла. Бу юлы сабырлык тантана итте. Чемпион исемен Әлмәттән Айрат Сәмигуллин яулады. 100 килолы көрәшчеләр ярышын Илмир Төхфәтуллин отты. Балык Бистәсендә туып-үскән егет, күп еллар Казанның Яңа Савин районы командасы данын яклады. Рәсми бәйгеләрдәге соңгы җиңүләрен исә Лаеш районы белән яуларга насыйп булган икән. Татарстан чемпионатларындагы 9 нчы җиңүен яулагач, егет кабат келәмгә чыкмаячагын игълан итте. Тамашачы күңеленә иң тыйнак батырларның берсе булып кереп калган чемпион Сабан туйларында көрәшми калмас әле.

Чаллы хыялы

Раил Нургалиев Татарстан чемпионы булып 10 нчы мәртәбә танылды. Хәзер ул – рекордчылар сафында. Чаллы батыры Айрат Гыйлаев белән Казан пәһлеваны Рөстәм Мухамовның 10ар җиңүе бар. Теләче егете тәүге җиңүен 2006 елда яулады. Аннары 2007дә, 2008дә, 2010да, 2011дә, 2012дә батыр булып танылды. Бераз ял итеп алганнан соң 2016, 2018дә, 2019да чемпион исеменә иреште. Соңгы елларда аңа Татарстан чемпионатында беренче булу бәхете татымады. Рәсми ярышларда авырлыгы 115 килодан артмаган егетләр өчен яңа категория барлыкка килгәч, Раилгә кабат бәхет елмайды. Быел ул янә Татарстан чемпионы! Теләче батырының 11 җиңү яулап, беренче урынга чыгарга тырышасына шик юк.

Сүз уңаеннан, Раилгә – 37 яшь. Ә Зәйдән Радик Сәлахов 30да гына әле. 130 килолы көрәшчеләр арасында җиңү яулап, 9ар мәртәбә чемпион исеменә ия булган батырлар сафына кушылды ул. Алар – Татарстан Көрәш федерациясенең хәзерге башкаручы директоры, Әтнә данын яклаган Марсель Таһиров һәм Әлмәт батыры, мәрхүм Ильяс Галимов.

Әлмәт димәктән, нефтьчеләр башкаласы белән Зәй арасы нибары 50 чакрым чамасы гына. Кайчандыр шул юлдан йөри башлаган Радик Сәлахов, бөтен республиканы урап, Лаеш һәм Чаллы аша кабат Зәйгә кайтып җитте. Озаккамы? Өстендә әле дә Әлмәт командасы футболкасы, ә эш урыны – Чаллыда. Чаллы димәктән, авыр үлчәүдә шушы команда вәкиле Ранис Гыйлаҗетдинов батыр калды. Ул да, Радик та иң нәтиҗәле тренерларның берсенә әверелгән Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Язмадан чамалагансыздар инде: әйе, командалар беренчелеген Лаеш командасы отты. 3 алтын, 3 көмеш, 2 бронза медаль алып кайтып китте алар. Иң яхшы көрәшчеләрне кайчандыр үзләренә җыярга тырышкан Әлмәт бу юлы икенче булды. Чаллыга исә өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Әмма лидерлыкны кире кайтару турындагы хыялларыннан баш тартмый. Тагын бер хыяллары бар әле. Анысын әйтми торыйк.

Чемпионнар һәм призерлар
60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)
2 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)
3 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илнар Закиров (Чистай)
2 урын – Илназ Димиев (Лаеш)
3 урын – Салават Әхмәтгалиев (Арча), Алмаз Миңнехуҗин (Әлмәт)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)
2 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)
3 урын – Артур Хәкимов (Тукай), Ислам Фәләхов (Алабуга)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)
2 урын – Рафаэль Билданов (Әлмәт)
3 урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
2 урын – Марат Кәримуллин (Кукмара)
3 урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш), Ринат Мингалиев (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Фаяз Зарипов (Арча)
2 урын – Алмаз Сәетов (Теләче)
3 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
2 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
3 урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илмир Төхфәтуллин (Лаеш)
2 урын – Илнар Галимов (Алабуга)
3 урын – Рөстәм Серазеев (Балтач), Рәсим Шириев (Әлмәт)

115 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)
2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)
3 урын – Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Радик Сәлахов (Зәй)
2 урын – Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
3 урын – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш)

130 килодан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2 урын – Ильяс Газизуллин (Чаллы)
3 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин), Газинур Шаһабиев (Кукмара)

Фотолар: «Татар-информ»


Фикер өстәү