25еннән 26 ноябрьгә каршы төндә Киров өлкәсенең Белая Холуница шәһәрендә балигъ булмаган ике кызның мәетен тапканнар. Бу хакта progorod43.ru порталы хәбәр итә.
Басма мәгълүматларына караганда, бер йортта 2 кызның мәете табылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп туган хәлнең нечкәлекләрен ачыклый. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмерләр өйдәге мичтән чыккан сөрем газы исеннән агуланган булырга мөмкин.
Шушы ук көнне Киров өлкәсендә 2 малайның гомере өзелгән. Алар Слободское районындагы юлда килеп чыккан фаҗигадә һәлак булган.