Владимир Путин 2024-2026 елларга бюджетны раслаган

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елга һәм планда каралган 2025-2026 еллар чорында федераль бюджет турында законга кул куйган. Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, 2024 елда бюджет кереме 35 триллион сумнан артыграк, 2025 елда – 33,5 триллион сумнан артыграк, 2026 елда – 34,1 триллион чамасы тәшкил итәчәк. Чыгымнар, үз чиратында, 36,7 триллионга якын, 34,4 триллион чамасы һәм 35,6 триллион чамасы булачак.

Бюджет дефицитына килгәндә, 2024 елда – тулаем эчке продуктның 0,9 процентын, 2025 елда – 0,4 процентын, 2026 елда – 0,8 процентын тәшкил итәргә тиеш.


Фикер өстәү