Татарстанда санлы үсешкә өстенлек бирелә

Дәүләт Советында «Цифрлы үзгәрешләр» дигән темага парламент семинары узды. Анда дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңалыкларны куллану турында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2010 елдан бирле парламентта «Электрон Парламент» системасы уңышлы эшләп килә. Депутатлар халык белән рәсми интернет-платформалар аша  аралаша. Пандемия шартларында  моның әһәмияте тагын да артты. «Коронавирус пандемиясе IT-тармакка этәргеч бирде. Бизнес, шулай ук дәүләт идарәсе системасы технологик фундаментка, IT-хезмәтләр һәм продуктларга зур ихтыяҗ кичерә башлады. XXI гасырда алга барырга, яңа технологияләр үзләштерергә, виртуаль мәйданчыкларда күбрәк булырга кирәк», – диде ул. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, республика парламенты министрлыкка парламентның электрон системаларын камилләштерү буенча кайбер конкрет тәкъдимнәр керткән.

Айрат Хәйруллин производствоны автоматлаштыру, «болыт» технологияләрен үстерү турында тәфсилләп сөйләде. 5G челтәре (икътисадны тамырдан үзгәртүе күздә тотыла), ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтү турында да сүз барды. Министр әйтүенчә, цифрлы икътисад өлкәсендә Татарстанда халыкның 3,3 проценты эшли (чагыштыру өчен Кытайда – 17–18, Америкада – 10–12, Европа илләрендә 7–8 процент). «Без кая омтылырга икәнен белеп-күреп торабыз», – дип басым ясап әйтте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуга йомгак ясап, Татарстан парламентчыларының цифрлы үсеш өлкәсендәге закон инициативаларына аерым игътибар бирәчәкләрен әйтте.

 


Фикер өстәү