«Бер-береңне гаепләүдән файда юк» Мәгариф министры «ВТ» укучылары сорауларына җавап бирде

Башлангыч сыйныф укучысы төнге сәгать 12гә кадәр дәрес әзерли икән, бу – дөрес хәл түгел. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә уздырган «туры элемтә» вакытында шулай диде. Сораулар туклану, онлайн белем алу, биш көнлек укытуга күчү, тәрбия, туган тел, милләт язмышына кагылды. 

Редакция телефоны тынып тормады. Безнең газета укучыларыбыз иң гамьле укучылар булып чыкты. Барлыгы 40ка якын сорау кабул иттек. Беренче булып, Чаллыдан ятим оныгына фатир сорап, Мөнирә әби шалтыратты.
– Чиратка күптән баскан идек, әмма фатир һаман да юк. Оныгыбыз училище тәмамлады инде. Илсур Гәрәевич, зинһар ярдәм итегез, – дип ялварды Мөнирә әби.
Илсур Һадиуллин узган ел ятим балаларга 600 фатир бирелүен әйтте. Быел бу сан тагын да зуррак . Әлеге мәсьәләне контрольгә алып, министрлык белгечләре элемтәгә чыгар, дип вәгъдә бирде.
Питрәч районындагы Көек бистәсендә мәктәп булмауга борчылып, дистәләгән сорау килде. Балалар Казан мәктәпләренә барып җитәр өчен сәгать 6да ук чыгып китәләр икән. Министр әлеге проблеманы аңлавын, яңа мәктәпнең проекты эшләнүен җиткерде. «Киләсе уку елында ук булмаса да, мәктәп булачак, моның буенча эш бара», – диде республиканың баш педагогы.

– Бу көннәрдә мәктәпләрдә ничә ноутбук, компьютерыгыз бар дип кызыксыналар. Әллә кабат онлайн укырга күчәбезме? – дип язып җибәргән Балтачтан Сания ханым.
– Читтән торып уку планлаштырылмый. Без яз көне онлайн укытуның уңай һәм тискәре якларын да күрдек. Укытучы белән укучы арасында мөнәсәбәт, күзгә-күз карап укыту – иң яхшы ысул. Әгәр болай дип сорашканнар икән, бәлкем, ярдәм итәргә теләүчеләр бардыр, – диде Илсур Һадиуллин.

Алмаз әфәндене балаларга өй эшен күп бирү борчый. «Дәрестә күбрәк эшләтергә кирәк. Аннан бер кирәксез проектлар белән башлангыч сыйныф укучысының башын катырмагыз әле. Аны әти-әниләр дә, балалар да эшли алмый», – дип фикерен белдергән ул.
– Проектлар бар, алар булырга тиеш. Тик моның чамасын белү кирәк. Әгәр мәктәптә укытмыйча, башлангыч сыйныф баласы төнге сәгать 12гә кадәр проект эшләп, дәрес әзерләп утыра икән, бу – җүләрлек. Без бу хакта гел искәртеп торабыз. Өй эшенең күләме билгеләгән. Һәр укытучының дәресенә кереп тикшереп йөрү мөмкинлегебез юк. Бу мәсьәләләрне мәктәп җитәкчелеге контрольдә тотарга тиеш, – дип җавап бирде Илсур Гәрәевич.


Казаннан Римир Сәлимгәрәев, җыр-бию, конкурслар белән мавыкмыйча, татар телен мәктәптә өйрәтергә кирәк дигән тәкъдимен җиткергән. Милли мәгариф өчен җан атучылар бик күп икән. Министр телне бергәләп сакларга чакырды. «Эшләп бетермәгән эшләребезне беләбез. Гел җырлап утырсак та булмый, бәйгеләре булмаса да, бер як китек булачак. Бер-береңне гаепләп утырудан файда юк. Упкынга да төшмибез, күтәрелеп тә китә алмыйбыз, шул урында торачакбыз. Милли үзаңны үстерергә, күбрәк татарча сөйләшергә кирәк», – диде министр.
«Туры элемтә»дән тулы язманы киләсе саннарыбыздан укыгыз.

 

Сәрия Мифтахова 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү