Яңартылган электрон мәгариф системасында татар теленә дә урын бар

Яңартылган электрон мәгариф яки халык телендәге edu. tatar.ru системасында  татар теле программасына урын бармы? Электрон платформадан баш тартучылар аттестатсыз калмасмы? Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әлеге һәм әти-әниләрне борчыган башка сорауларга ачыклык кертте.

Министрлар аңлатып үткәнчә, барлык әти-әниләр дә Россия Дәүләт хезмәте порталы аша теркәлергә һәм балаларына профильләр булдырырга тиеш. Бу – барлык әти-әниләр өчен дә яңалык. Әмма һәр адымны дөрес итеп башкарганда, кыенлыклар тумаячак. Туа икән, бу – вакытлыча гына. Айрат Хәйруллин белдергәнчә, хәзерге вакытта шәхси кабинетлары аша 150 мең әти-әни теркәлгән. Яңа платформага күчгә бәйле 18 мең мөрәҗәгать кергән. Моңа кадәр укучыларның билгеләрен бутау, шул ук фамилиядәге башка баланы күрсәткән очраклар да булган. Болар барысы да хәл ителгән. Теркәлүгә бәйле мондый яки башка очраклар килеп чыкканда, ЗАГСка яки башка җиргә барырга кирәкми. Системада проблема турында хәбәр бирү дә җитә.

Теркәлергә өлгермәгәннәр өчен Илсур Һадиуллин онлайн ата-аналар җыелышында, 22 гыйнвардан соң мәктәпләрдә барысына да логин-парольләр биреләчәк, дип тынычландырган иде. Тик шуннан соң мәктәпләрдә: «Парольләр барлык укучыларга да түгел, сыйныфка икешәр генә биреләчәк», – дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Янәсе, берьюлы күп кеше керсә, система чыдамаска мөмкин. Министрга янә: «Һәр балага да аерым логин-пароль бирелә, сыйныфка ике генә  була алмый», – дип искәртергә туры килде.

Әти-әниләр арасында электрон мәшәкатьләргә түзмәүчеләр дә бар. «Безгә электрон көндәлек кирәкми», «Балаларның шәхси мәгълүматларын күрсәтергә теләмибез», – дип әнә өчесе баш тарткан.  Битараф калырга ярамый! Министр ассызыклап әйткәнчә, әлеге системада теркәлмәгәннәр хәтта аттестатсыз калырга мөмкин.

– Әлеге проблема 11 нче сыйныф укучыларына кагыла. БДИга теркәлү өчен ике атнадан азрак вакыт калып бара. Алар 1 февральгә кадәр нинди сынауларны сайлап алачагы турында гариза язарга тиеш. Шәхси мәгълүматларын күрсәтмәгәч, алар БДИга эләгә алмый һәм аттестатсыз калачак. Аттестат урынына, мәктәпне тәмамлаган, дигән белешмә генә биреләчәк, – диде Илсур Һадиуллин. – Әгәр син каядыр барырга җыенасың, әмма паспортыңны күрсәтмисең икән, беркая китә алмыйча вокзалда, аэропортта утырып калачаксың. Монда да шул ук хәл.

Шәхси мәгълүматны бирмәү исә электрон журналны туктатуга сәбәп була алмый. Әгәр әти-әни каршы икән, бу очракта анда бары фамилия генә күрсәтеләчәк.

– Электрон журналдан китеп, кәгазьгә кайту булмаячак. Кайтабыз икән, бу – укытучыга икеләтә эш арта дигән сүз. Электрон система укытучының, әти-әни, баланың эшен җиңеләйтү өчен эшләнде. Анда дәресләр, мөмкинлекләр дә күп. Теләсә кайсы яңалык җиңел генә керми. Электр миченнән керосин лампасына күчәргә теләмибез бит. Әйдәгез, барыбыздан да телефонны җыеп алыйк та, шәһәргә, авылга берне генә калдырыйк. Можа беркем риза булмаячак, – диде Илсур Һадиуллин.

Элеккеге системада билге төзәтүдә кыенлыклар да бар иде. Хәзер моның өчен хәтта 21 көн вакыт бирелгән. Татар теленә дә урын бар. Хәзергә ике программа кертелгән. Болар – «Сәлам» һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзегән программа һәм дәреслекләр.

Минемчә, бу җитә. Без алга таба башкаларын да карарбыз. Укытучыларга дәрескә әзерләнү өчен мөмкинлек булдырылган. Моңа кадәр ул бөтенләй юк иде. Калганын инде укытучы үзе эзли һәм таба. Алга таба Татарстанда эшләгән дәреслекләрне, шулай ук физика, математика һәм башка фәннәрдән татарча дәресләр дә урнаштырачакбыз», –диде министр.

 


Фикер өстәү