Татарстанда көчле җил һәм буран көтелү сәбәпле, кисәтү игълан иттеләр

16 гыйнварда – кичен, 17 гыйнварда – төнлә һәм көндез Татарстанда, Казанда көчле җил, буран булачак. Бу хакта республика Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада 16 гыйнварда 20.00 сәгатьтән 17 гыйнвар 11.00 сәгатькә кадәр секундына 17-22 метр тизлектә, урыны белән 25-27 метр тизлектә көньяктан көчле җил көтелә.

Шулай ук республика районнарында бик көчле буран булачак. Юлларда – кар көртләре.


Фикер өстәү