Килде-китте булмасын: Татарстанда туристлар санын арттырырга җыеналар

Узган ел Татарстанга килгән кунаклар саны республикада яшәүчеләр саны белән тигезләшкән – безгә җәмгысы 4 млн кунак килгән. Шулай итеп, туристлар саны тарихи чикне узган. Аларны Татарстан нәрсәсе белән җәлеп итә һәм тагын ничек җәлеп итәчәк? Санны да, сыйфатны да ничек арттырырга? Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

«Статистика белән бәхәсләшеп булмый: Татарстан, чыннан да, туристлар иң күп килә торган Россия төбәкләре исемлегенә керә», – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Бу кадәр кешенең күңелен күрү өчен шактый тырышырга кирәк, билгеле. Коллегия утырышында тырышлык нәтиҗәләре дә, җитешсез яклар да, киләчәккә планнар да яңгырады.

Ниләр эшләнгән?

Елдагыча, Туризм комитеты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында катнашкан. Аның кысасында Татарстанда биш юнәлеш буенча эш башкарылган, 817,4 млн сум акча тотылган. Әйтик, шифаханәләр, глэмпинглар тирәсендә пляжлар ачу, шәһәр пляжларын төзекләндерү максатыннан 22 проект күрсәтелгән. Бу елгы су коену сезонында 13 яңа пляж ачылыр дип көтелә.

Әлеге илкүләм проектның инде шактый популяр булган шәһәр читендәге ял итү объектларына да ярдәме тигән. 2023 елда яңа 18 объект ачылган, быел республика районнарында тагын 13 ял итү урыны барлыкка киләчәк. Саннарга күз салсаң, узган ел глэмпинг ише урыннарда 70 меңләп кеше ял иткән. 2022 елга караганда 30 процентка артык бу. Аларда ял итүнең бәяләрен һәм ял итүчеләрнең санын чагыштырып карасаң, алай начар яшәмибез икән әле…

Узган ел республикада су юлы маршрутларына да игътибар зур булды. Бу хакта Сергей Иванов та әйтте. «Республикабыз Рәисе ярдәме белән Татарстанда ике яңа тизйөрешле пассажир судносы барлыкка килде. «Метеор-2020» һәм «Валдай» судноларында сәяхәт итү өчен Казан – Чабаксар – Казан һәм Казан – Ульяновск – Казан маршрутлары эшли башлады. «Бөек Идел юлы» проектына илкүләм маршрут статусы бирелде», – дип сөйләде ул.

Сан да, сыйфат та

Кунакларыбыз күп булгач, эше дә күп, дигән идек инде. Проблемалар да юк түгел, алар аеруча туристлар күпләп килә торган чорларда калкып чыга. Әйтик, беренчедән, номер фондының җитмәве, ягъни туристлар өчен яшәү урыннарының аз булуы. Икенчедән, кадрлар, персонал җитмәү. Өченчедән, хезмәт күрсәтү сыйфаты. Аеруча экскурсияләргә кагыла бу. Узган ел тарихи вакыйгалар турында дөрес сөйләмәгән экскурсоводлардан зарланучылар шактый булган.

Сыйфатка бәйле җитешсезлекләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да атады.

– Туристлар санын арттырырга кирәк. Ә ул сан туристларга күрсәтелә торган хезмәт сыйфатын яхшырткан очракта арта. Номер фонды, туклану, экскурсияләр – барысының да сыйфатына карата сораулар бар әле. Бүген безнең бурыч – килгән кунакларыбызны таң калдырып, тагын күп тапкыр килү теләге уяту, – диде ул.

Сыйфатны яхшырту өчен яхшы белгечләр кирәк. Менә тагын кадрлар мәсьәләсенә килеп «төртелдек». Ләйлә Фазлыева исә туризм тармагына белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Ниләр эшлисе?

Ә 2024 елга комитет үз алдына җиде бурыч куйган. Әллә ни яңалыклар юк. Элеккечә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында актив катнашырга, Татарстан районнарында туристик үзәкләр булдырырга. Әле бит Казанда узачак зур чараларны – «Киләчәк уеннары»н, «Россия – Ислам дөньясы» форумын, «Kazan Digital Week» форумын, «БРИКС уеннары»н матур гына үткәреп җибәрергә кирәк.

– Моннан тыш, комитет алдына «Бөек Идел юлы» проектын үстерү, киңәйтү,  «Казан марина» проекты өчен инфраструктура булдыру, автосәяхәтчеләр өчен шартлар тудыру бурычы да куела, – диде комитет рәисе.

Коллегия утырышында Татарстан Фәннәр академиясе рәисе Рифкать Миңнеханов та республикада игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елына ниятләре белән уртаклашты. Фән белән туризмны бәйләп, ике тәкъдим турында сөйләде ул. Беренчесе – Татарстан археологиясе музеен булдыру. Икенчесе – Казан Кремлендә татар язма мирасына багышланган күргәзмә булдыру. «Туристлар күпләп йөри торган урында мондый фәнни-популяр мәйданчык булдыруның нинди нәтиҗәләр бирәчәген чамалыйсыздыр», – диде Миңнеханов.

Татарстанда туризм – саннарда

3,2 тәүлек – Татарстанга килгән туристның кунак булу вакыты;

22,4 мең – Татарстанга килгән туристның уртача чыгымнары;

88 млрд сум – 2023 елда туризм тармагындагы әйләнеше;

55 млрд сум – 2023 елның 10 аенда җәмәгать туклануы өлкәсендәге әйләнеше;

>5 млн кеше – Казан аэропорты хезмәт күрсәткән кеше саны.

 


Фикер өстәү