9 айлык бала башы белән уенчыкка бәрелгәннән соң 3 көн узгач үлгән

Саксызлык белән үлемгә китерү турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.

Кемерово өлкәсендә 9 айлык бала башы белән уенчыкка бәрелгәннән соң 3 көн узгач вафат булган. Сабый уенчыклары белән уйнаганда егылган, әмма әнисе моңа әһәмият бирмәгән. Бу хакта “КП” “SHOT” мәгълүматларына таянып яза.

“Кемеровода күкрәк баласы башы белән уенчыкка килеп бәрелгән һәм 3 көн узганнан соң вафат булган. Әнисе баласының башы бәрелүгә әһәмият бирмәгән: салкын тидерү сәбәпле елыйдыр дип уйлаган”, – дип язылган басмада.

Башы белән бәрелгәннән соң 2 көн узгач, баланың тән температурасы күтәрелгән. Әнисе, авыртуны баса торган дару биреп, йокларга яткырган. Сабый төнлә янә уянып, бик каты еларга тотынган. “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Әмма медиклар сабыйны коткарырга өлгерә алмыйча калган.
Фаҗига инде 12 гыйнварда булган. Судмедэкспертиза үткәрелеп, бала үлеменең егылганда баш миенә зыян килүгә бәйле булуы ачыклаган. Ана кешегә карата “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез: күптән түгел генә Яшел Үзән шәһәрендә 4 айлык сабый сәер генә сәбәптән вафат булган. Үги әтисе баланы өскә чөеп уйнаган, шуннан соң йокларга яткырган. Шуннан әнисе баласы янына килеп, нарасыеның сулыш алмавын күргән…


Фикер өстәү