Невролог: “Баш авыртуга түзеп торырга ярамый”

Җиңелчә генә баш авыртуны да дару ярдәмендә шундук басарга тырышу кирәк, чөнки аның нәрсәгә китерәсен белеп булмый. Табиб-невролог, “Семейная” клиникалар челтәре директоры Павел Бранд Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ә инде баш еш авыртса, һичшиксез, белгечкә күренергә кирәк, дип билгеләп үткән табиб. “Авыртуны баса торган даруны рәттән өч көннән күбрәк эчү әйбәт түгел, ә инде аена 15 көннән артыграк баш авырткан очракта табибка күренүне инде бүтән кичектерергә ярамый. Эшне хроник баш авыртуга китереп җиткермәскә кирәк”, – дип киңәш иткән Бранд.
Шул ук вакытта, невролог әйтүенчә, баш авыртудан универсаль баш дарулары юк. Баш сирәк кенә авырткаласа, ялкынсынуга каршы стероид булмаган теләсә кайсы даруны (НПВП – әйтик, найз, анальгин, ибупрофен һ.б.) кулланырга мөмкин. Мондый препаратлар авыртуны тиз баса. Ә инде даруны еш эчәргә кирәк булганда, белгеч белән киңәшеп, авыртуны баса торган препаратның бары тик үзеңә яраклысын гына сайлап алырга кирәк. Кайвакыт дөрес сайлап алынмаган дару ялкынсынуга китерергә мөмкин, дип кисәткән табиб.
Шуңа күрә, аның әйтүенчә, белер-белмәс теге яки бу даруны эчеп, “тәҗрибә куяны”на әйләнмичә генә, шундук табибка мөрәҗәгать итүдән дә яхшысы юк.


Фикер өстәү