Әтисе йоклаган арада 2 яшьлек сабыйны ток суккан

34 яшьлек ир-атка саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.

Екатеринбургта әтисе йоклаган арада 2 яшьлек кызны ток сугып үтергән. Бу вакытта баланың әнисе эштә булган, дип хәбәр итә “РИА Новости” Свердловск прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Бала фатирда әтисе, абыйсы һәм апасы белән калган булган. Әнисе – эштә. Әтисе йоклап киткән, балалар үзләре генә уйнаган. Шулчак сабый аш бүлмәсендә, тышчасыз тимерчыбыкка орынып, токка тотылган.
Ир-ат, йокыдан уянгач, аңсыз яткан баласын хатынының эшенә алып киткән. Шунда “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Табиблар, баланың үлемен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган.
Ир-атка карата саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү