«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII Республикакүләм ифтар башланды

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII Республикакүләм ифтар башланды. Илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе саналган әлеге чарада быел 12 мең кеше катнаша. Шуларның 5,5 меңе – ир-атлар, калганы – хатын-кызлар.

Республикакүләм ифтар хәзер яңа дәрәҗәгә чыга. Быел ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме канаты астында үткәрелә. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакырулы. Аерым алганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Катар белән Төркиядән вәкилләр киләчәк. Республикакүләм ифтарда дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар да катнашачак. .

Хәзерге вакытта күргәзмә үзәгенең фойесында хәләл ярминкә эшли. Биредә икенде намазы уку өчен дә мөмкинлек тудырылган.

Гадәттәгечә, авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. Бу юлы ул Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше темасына багышланачак.

18 сәг. 17 минутта, кояш баю белән, Республикакүләм ифтарда катнашучылар, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, җәмәгать белән ахшам намазын укыячак һәм ифтар кылу залына узачак.


Фикер өстәү