Республикакүләм Ифтар федераль дәрәҗәгә чыга

Рамазан аеның 19нчы көнендә (29нчы мартта), Казанда 12нче Республикакүләм Ифтар узачак. Шулай итеп, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче унъкөнлегенә йомгак ясый.

Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә.

Гадәттәгечә, Республикакүләм Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Республикакүләм Ифтар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 12нче Республикакүләм Ифтарда 12 мең кеше катнашачак.

Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм ахырдан өстәлләрне җыю өчен, 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтерны җәлеп итү ниятләнә. Әлеге изге эштә катнашу өчен, әлеге сылтама буенча теркәлү узарга яки + 7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү