Розалия Фәритова: Матур яшәргә тырыштык

Тукай районының Таулы Дөреш авылында гомер итүче Розалия һәм Рәшид Фәритовлар бик күпләргә үрнәк. Алар ике кыз үстергән. Бүген инде оныклар сөяләр. Әти-әниләренә кылган игелекләрен инде хәзер үз балаларыннан күрәләр.

Ә бит язмыш аларны кайда гына йөртмәгән. Әтисе Розалия ханымны Рәшидкә кияүгә бирергә теләмәгән. Әмма кияү үз сүзендә нык торган, Таулы Дөреш кызын Ереванга алып киткән.

– Иремнең әти-әнисе – Ютазы районнан. Әтиебез Мисбах – бик укымышлы кеше. Ул һөнәре буенча монтажчы. Аны кая гына эшкә җибәрмәделәр. Хәтта Байконурда  космодром төзүдә дә катнашкан ул. Аннары Ереванга китә. Соңгысында төпләнеп тә кала. Шунда биш балалары туа. Олы кызлары Вәсилә белән Рәшидне Чаллыга кайтарып җибәрәләр, – ди Розалия апа. – Әнкәй: «Миңа татар кызы, токмач басып аш пешерә торган килен кирәк», – дип әйткән булган икән. Гаилә корганда икебезгә дә 23әр яшь иде. Туган көннәребез дә бер генә ай аерма белән безнең. Шөкер, матур яшәргә тырыштык.

Әтисе Наил абый булачак кияүнең кыз сорарга үзе генә килүен бик аңлап бетерми. Әле бит татарчасы да юк. Өстәвенә, кызын читкә алып китәргә тели. Әнә шуңа күрә ул башта риза булмый. Әмма кияү бабай күңеленә ачкыч ярата, кызны аңа кияүгә бирергә риза булалар. Тора-бара татарча сөйләшергә дә өйрәнә.

– Без башта Ереванда яшәдек. Әмма мин туган җиремне бик сагындым. Рәшид хәлемне аңлады, Чаллыга күчендек. Мин мәктәпкә эшкә урнаштым. Башлангыч сыйныфларда укыттым. Акрынлап тормыш җайланды. Әти-әниләрне ташламадык, Ереванга  барып йөрдек. Рәшиднең ике туганы гүр иясе инде. Апасы белән сеңлесе исә Чаллыда эшләделәр. Икесе дә Чаллы егетләренә кияүгә чыкты. Монда гына яшәп калмадылар. Ростовка күченделәр. Алар белән дә араларны суытмыйбыз. Кунакка йөрешеп торабыз. Йә алар кайта, йә без барабыз, – ди Розалия апа. – Әти-әнине дә олыгайган көннәрендә Чаллыга күчерә алдык. Алар безгә риза булып киттеләр. Үз әти-әнием исә сүз саен, гаиләне сакла, дип кенә тордылар. Әни бик акыллы иде безнең.  Ир белән яшәү – сәнгать, дия торган иде. Тырыштык, ирне хөрмәт итеп, кадерләп, яратып яшәдек. Үзебезгә дә шундый мөнәсәбәт булды. Шөкер, инде балалар бәхетенә сөенәбез.

Балалар дигәннән, Розалия апаның алар күп. Гомере буе мәктәптә укыткан укытучы бүген үзе белем биргән балаларга карап сөенеп яши. Аларның һәр уңышына чын күңелдән шатлана. Әле менә шушы көннәрдә генә Чаллы мәктәбендә укыткан баласы элемтәгә чыккан. Ул хәзер Мәскәүдә укый икән, укытучылары башлангыч белемең ныклы дип мактагач, укытучысын эзләп табып, аңа рәхмәтен җиткерергә булган. Укытучыга шул да җитә, укучысы өчен сөенеченнән йөзләре балкый. Ә узган атнада 30 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылары ресторанга чакырган.  Розалия апа бу очрашуны искә алганда, күңеле тулып, елап та алды. Ә иң шатланганы – ул укыткан укучыларның барысы да матур яши. Гаиләле, тормышта үз юлларын тапканнар.

– Беренче сыйныфка 32 бала кабул иттем. Мәктәпне тәмамлаганда 18 калдылар. Очрашуга 16сы килгән иде. Пенсиядәге укытучы өчен шулай зурлап кунак итүләре зур мәртәбә булды инде. Мин ул чакта алар яшендә булганмын. Яшьлекләр искә төште, – ди Розалия апа. – Укытучыга хөрмәт кимеде, диючеләр дә бар.  Бала күңелен яулый аласың икән, ул сине еллар узгач та онытмый. Ә бит лаеклы ялда булсаң да, күңел көтә. Аны бернишләтеп тә булмый. Әз генә булса да игътибар көтәсең. Ә мин исә рәхмәтлемен. Тормышыма, гаиләмә, укучыларыма. Аларның һәркайсы миңа бәхет бүләк итә. Ә бу хисләр миңа яшәр өчен көч бирә!

 


Фикер өстәү