«Таяныр кешесе юк»: 12 яшьлек Тимурга ярдәм кирәк

Казанда яшәүче Тимур Насыров турында язган идек инде без. Ул вакытта сабыйның колаксыз тууы, аңа операция ясар өчен акча кирәклеген яздык. Ул чакта Тимурга 5 яшь иде. Хәзер инде аңа 12 яшь. Шул вакыт эчендә малайга чит илдә 4 тапкыр операция ясалган. Имплант колаклар куелган һәм Тимур ишетә башлаган. Кызганыч, быел малайның бер колагы сынган. Аны яңадан ясатыр өчен бик күп суммада акчалар кирәк икән.

Безнең редакциягә Тимурның әнисе Ирина үзе мөрәҗәгать итте. Ул баласын ялгызы үстерә. Тимурга җиде ай чагында ире фаҗигагә юлыгып вафат булган иде. Таяныр кешесе юк. Әнә шуңа да ул мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.

Имплантны алыштыру өчен 1 миллион 700 меңгә якын акча кирәк. Әкренләп акча салсалар да, кирәкле сумма җыелмаган әле. Сабыйга ишетү бәхетен бүләк итәргә теләүчеләр әнисе Ирина Анатольевна исемендәге 2200 7009 1277 4030 Тинькофф картасына акча күчерә ала. Карта 89033056274 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү