Табиб скандинавларча йөрүнең файдасы турында сөйләгән

Ләкин скандинавларча йөрүне гадәти йөрүдән әйбәтрәк дип санау дөрес түгел. Барысы да кешенең үзенә – кайсына күбрәк өстенлек бирүенә, кайсын кулайрак күрүенә бәйле.

Скандинавларча йөрү аеруча өлкәннәр күңеленә бик хуш килә. Махсус таякларга таянып йөрү уңайлырак, егылу куркынычы азрак чөнки, дип сөйләп үткән “КП-Казань” хәбәрчесенә спорт табибы, Идел буе физкультура һәм спорт университеты фәнни-тикшеренү институты медицина-санитария часте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Якупов.

Белгеч шулай ук таулы урыннарда йөрүнең аеруча файдалы булуын басым ясап әйткән.

“Әмма скандинавларча йөрүне гадәти йөрүдән әйбәтрәк дип санау дөрес түгел, Барысы да кешенең үзенә – кайсына күбрәк өстенлек бирүенә, кайсын кулайрак күрүенә бәйле”, – дигән табиб.

Йөрүне үз итүчеләргә умырткалыгы, аякларының ни дәрәҗәдә сәламәт булуын исәпкә алу мөһим. Терәк-хәрәкәт системасында көйсезлекләр килеп чыкса, артык күп йөрү зыян гына салырга мөмкин. Гомумән, белгеч сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, үзеңдә дөрес гадәтләр булдырырга, организмны чыныктырырга һәм йокыны көйләргә (вакытында йөкларга ятып, вакытында торырга) киңәш иткән.


Фикер өстәү