Алинә Заһитова Әлмәткә бораулаучы һөнәренә өйрәнергә килүен әйткән

2018 елда Олимпия чемпионы исемен яулаган Алинә Заһитова үзенең телеграм-каналында Әлмәткә яңа һөнәр үзләштерергә килүе турында сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Яңа һөнәр үзләштерергә ниятләвем турында серне ачасым килә. Әлбәттә, миңа авыр бирелә ул, чөнки бораулаучылар бик катлаулы ирләр эше белән шөгыльләнә, шуңа күрә биредә кызларга урын юк. Шулай да бу эшнең асылына төшенәсем килә”, – дип язган атаклы спортчы.

“Татнефть”нең рәсми телеграм-каналы да Олимпия чемпионының үзләренә килүе турында тәфсилле хәбәр урнаштырган.

“Заһитова нефтьнең ничек чыгарылуын күрде, хезмәткәрләр белән аралашты, шулай ук биолабораториясендә беренче агачны клонлаштырган Югары нефть мәктәбендә булды”, – диелгән анда.


Фикер өстәү