Республикакүләм ифтар табынын әзерләүгә 11,5 тонна азык-төлек тотылган

«Туган авылым» милли-туристик комплексы житәкчесе Радик Габдрахманов журналистларга республика ифтары табынын әзерләүгә күпме азык-төлек тотылганын әйтте.

-Без килгән халыкка ошасын дип тырышабыз. Шуңа өстәп әле эко савыт-саба да кулланабыз. Тагын да камилләшергә исәп. Безнең команда бик дус. Бер-беребезне аңлап эшлибез, һәркем үз участогы өчен жаваплы. Шул рәвешле инде унике ел рәттән зур табын әзерлибез. Быел моның өчен өч тонна ит, 1,5 тонна дөге, өч тоннага якын яшелчә, жиләк-жимеш, бер тонна чамасы кипкән жиләк-жимеш кирәк булды, — дип сөйләде Радик Габдрахманов.
Исегезгә төшерәбез: бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII Республикакүләм ифтар узды. Анда 12 мең кеше катнашты. Ифтарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.


Фикер өстәү