Татарстан мөфтияте унынчы Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыя

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елның 30 апрелендә узачак 10 Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, мөфтиятнең социаль үсеш бүлегенең https://t.me/muslimmol адресы буенча урнашкан телеграм каналында яки мөфтият сайтындагы баннерга басып теркәлергә кирәк.

Әлеге көтеп алынган мәҗлес Казанда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам кабул итүгә 1100 еллыкка багышлана һәм бөтен Татарстаннан мөселманнарны бер табынга җыя. Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Шунысы символик мәгънәгә ия: X юбилей республикакүләм ифтарына 10 мең кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.


Фикер өстәү