Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк

2021 елның 11 маенда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – 9нчы  Республикакүләм ифтарына җыелачак. Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә. Бу хакта dumrt.ru порталы хәбәр итте.

Быел ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак һәм бер өстәл артында 5 мең кешене җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар да бар.

9 Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәр яны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

—  Беренче шәһәряны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала.

—  Икенче шәһәряны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин. 9 Республикакүләм ифтарга билетларны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә алырга мөмкин. Куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, урыннар чикләнгән.

Республикакүләм ифтарда катнаша алмаучылар өчен https://iftar.ru/  адресы буенча урнашкан сайтта (әлегә ул эшләнә) турыдан-туры трансляция оештырылачак. Ә “Ак Барс Арена” стадионында мохтаҗлар өчен ифтар җыелмалары таратылачак.


Фикер өстәү