Җиңү парадына битлек киеп килергә өндиләр

Быел Җиңү бәйрәменә багышланган барлык чаралар тамашачылар катнашында узачак.

Җиңү көне бәйрәме чараларында, күпчелеге урамда үтүгә карамастан, битлек  һәм башка саклану чаралары турында онытмаска өндиләр. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.

— Ковидка бәйле иминлек чаралары турында гына да түгел сүз. Үзебезнең иминлекне дә, башкаларныкын да кайгыртырга тиешбез. Барлык тамашачылар тикшерелеп кертеләчәк, һәркемнең тән температурасы үлчәнеләчәк. Чараларның урамда үткәрелүенә карамастан, битлектән булу әйбәтрәк, – дигән ул.

Моннан тыш Ләйлә Фазлыева трибуналарга тамашачыларның Роспотребнадзор карары буенча утыртылачагын, ягъни урыннарның 75 процентка гына тулачагын искәртте.

Быел бәйрәм чараларының барысы да тамашачылар катнашында уза. Чараларның күпчелеге Меңьеллык мәйданында һәм Җиңү паркында үткәреләчәк. Бәйрәм Казансу өстендә салют ату белән тәмамланачак.

 


Фикер өстәү