Газетага язылу

Диетолог төсле тозның гадәтиеннән нәрсә белән аерылып торуы турында сөйләде

Кибет киштәләрендә, гадәти тоздан тыш, еш кына алсу төстәгесен, кара һәм хәтта зәңгәрен дә күрергә мөмкин. Диетолог Антон Поляков “aif.ru” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, башлыча сату хәйләсе генә бу.

“Теләсә кайсы тоз натрий хлоридыннан гыйбарәт, – дигән ул. – Төсе йә өстәмәләргә, мәсәлән, бик нык кыздырылган борычка, яисә минераллар катнашмасына бәйле. Карап торышка гадәтиеннән аерыла, әмма файдасына берничек тә йогынты ясый алмый”.

Табиб әйтүенчә, Гималай тозы 97-98 процентка натрий хлоридыннан тора. Калганы – минераллар катнашмасы, шул исәптән, калий яки магний. Әмма минералның организмда үзләштерелүе өчен  билгеле бер формада булуы һәм җитәрлек күләмдә керүе кирәк. Белгеч басым ясап әйткәнчә, тозда магний яки калий күләме безгә кирәкле күләмдә һәм формада була алмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре