Көз җитүгә, күпләребез үзендә сәеррәк үзгәреш сизгәндер: моңа кадәр тәм-томга битараф калучылар да хәзер кичке аштан соң шоколад яки печеньега үрелә башлагандыр, мөгаен. Ни өчен? Психолог Родион Чепалов “Российская Газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәер үзгәрешнең сәбәпләрен аңлатып үткән.
“Көзен яктылык җитмәү кайберәүләрнең кәефенә суга, көч-энергиясен киметә. Тәм-том исә бик тиз канәгатьлек хисе китерә”, – дигән белгеч.
Шул ук вакытта ул тәмле ашау теләгенә берьюлы берничә факторның йогынты ясавын аңлаткан.
Беренчесе – гадәт. Җәен эштән соң буш вакытыбызны урамда уздырырга тырышабыз. Ә көзен, диванга кырын ятып, телевизор карыйбыз, торт яки печенье белән чәй эчәбез.
Икенчесе – йокы. Психолог әйтүенчә, йокы туймау ( ә көз көне, чыннан да, иртән йокыдан тору нык кыенлаша) да калорияле ризык ашау теләген көчәйтә.
Белгеч әйтүенчә, салкыннар башлануга, кеше азрак хәрәкәтләнә башлый. Шуңа күрә тәмле-татлы ризык канәгатьлек хисе алу ысулына әйләнә.
Аның фикеренчә, вакыт-вакыт тәм-томга тартылудан зыян юк. Ә менә кәнфит-печенье ашау теләге бик көчле “өянәккә” әйләнсә, гәүдә авырлыгы артса, алҗыганлык көчәйсә, табибка күренүдән башка чара калмаска мөмкин.
Шул ук вакытта табиб тәм-томны тулысынча тыймаска киңәш иткән. Аның сүзләренә караганда, катгый чикләүләр кайвакыт тәмле ашау теләген көчәйтә генә.
Родион Чепалов организмны тәм-томга бәйлелектән коткару өчен ашау-эчүне җайга салырга, аксым һәм клетчатканы җитәрлек күләмдә кулланырга киңәш иткән. Десертны җиләк-җимешкә, табигый йогыртка алыштырырга мөмкин, дигән ул.
Ул шулай ук гади генә ике сорауга җавап бирергә тәкъдим иткән. 1. “Мин, чыннан да, ачмы, әллә тәм-том ашап, эчке халәтемне генә үзгәртәсем киләме?” 2. “Тәм-том булмаса, хәзер күңелем нәрсә теләр иде?”.
Иң мөһиме – чынлап торып тамак ачуны кәефсезлекне басу өчен генә ашаудан аерырга кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә психолог.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез