Татарстанда бик көчле давыл көтелә: сак һәм игътибарлы булу сорала

Бүген Татарстанда 15-27 метр секунд тизлектәге көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Көчле җил вакытында өйдә торырга, ишек һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә.

Көчле җил вакытында урамда калсагыз, зыян китерергә мөмкин булган корылмалардан читтәрәк торырга кирәк.

Машиналарны зур агачлар янында калдырмау киңәш ителә. Бәла-каза килеп чыкканда 112 номерына шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү