Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыялар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.

Республика ифтары 7 майда «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак.

Быел исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен әлеге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү