Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Республикакүләм ифтарда катнашты

Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 нче Республикакүләм ифтарда катнаштылар. Чара «Казан Экспо»да узды. 

Быел күргәзмә үзәгендә бөтен Татарстаннан 12 мең мөселман җыелды. Ифтарны оештыручылар булып традицион рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тора. Аларга 700 волонтер ярдәм итә.

Чарада берничә чит ил илчеләре һәм консуллары, халыкара оешмалар вәкилләре һәм республиканың дини берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Шулай ук ифтарга махсус хәрби операция ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары чакырылган иде. Казанда яшәмәүчеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителде.

Күргәзмә комплексы павильонында кунаклар өчен хәләл-маркет күргәзмәсе, шулай ук Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләделәр. Республикакүләм ифтары Интернет челтәрендә туры эфирда трансляцияләнде.


Фикер өстәү