Карасу авылында түбәтәйләр күргәзмәсе оештырганнар

Аксубай районының Карасу авылы мәдәният йортында бик кызыклы күргәзмә оештырганнар. Биредә төрле милләт халыкларының йөздән артык түбәтәен урнаштырганнар.

– Аларны төрле җирләрдән җыйдык. Үзебез дә ясадык, бүләк итүчеләр дә булды. Араларында Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган бабайларның түбәтәйләре дә бар. Район башлыгы Камил Гыйлманов та өч түбәтәй китерде. Аның берсе – үзенеке, берсе – әтисенеке, берсе – бабасыныкы. Авылда иң беренче булып мәчет төзегән Әмирҗан абыйның да чалмасы биредә саклана, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Чернова.

Күргәзмәдә калфакларга да урын табылган. Аларын балалар белән дә ясаганнар. Гомумән, авылның музее бик бай. Биредә халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салымнары да күп җыелган. Борынгы чулпы, хаситә, бизәнү әйберләренә кадәр бар. Кулдан язылган Коръән китабы аеруча зур кадерле ядкарь булып саклана.


Фикер өстәү