Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен 150 меңнән артык кеше тавыш биргән

2025 елда территорияләрне төзекләндерү өчен Бөтенроссия тавыш бирү дәвам итә. Бүгенге көндә Татарстанның 150 меңнән артык кешесе үз тавышын калдырган, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Быел Татарстаннан тавыш бирүдә барлык 45 муниципалитетта 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең ишегалды катнаша.

Хәзер җәмәгать урыннарында, ТЦ һәм республика шәһәрләренең башка җанланган урыннарында эшләүче волонтерлар тавыш бирүгә тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә чакырылган. Алар теләгән һәркемгә теге яки бу иҗтимагый территорияне сайларга тәкъдим итәләр һәм проект турында мәгълүмат белән уртаклашалар.

Тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр gorodsreda.tatar.ru сайтында яки «Услуги РТ» порталында һәм кушымтасында уза. Объектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен сайлап алына.

Конкурс 2017 елда башланды. 2023 елга кадәр республикада 225 объект төзекләндерелде. Кертелгән акчаларның гомуми суммасы 23,9 млрд. сумнан артып китте: Россия бюджетыннан 7,98 млрд. сум, Татарстан казнасы 13,07 млрд. сум тәшкил итте. Узган елда Татарстанда 68 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, 2024 елда 64 объектны төзекләндерү эшләре планлаштырылган.


Фикер өстәү