XII Республикакүләм ифтар ниләр белән истә калды?

1. Быел республика ифтары беренче тапкыр федераль дәрәҗәгә чыкты. Ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме канаты астында узды. Быел анда Берләшкән Гарәп әмирлекләре, Кувейт, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Катар белән Төркиядән дә кунаклар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләреннән аңлашылганча, киләсе елдан чараның офыклары тагын да киңәячәк.

— Киләсе елга республикакүләм ифтарның географиясен тагын да киңәйтү ягын караячакбыз. Монда мөселманнар күрешә, аралаша, ифтар аларны тагын да берләштерә, — дип сөйләде мөфти журналистларга.

2. Саклык чаралары көчәйтелгән иде. Республика ифтарында 12 мең кеше катнашты. Аларның барысы да бинага керер алдыннан металл эзләгеч жайланмалар ярдәмендә житди тикшерү узды.

3. Быелгы ифтар нәшид башкаручылар ижаты белән үрелеп барды. Кунакларны фойедан ук озата барган нәшидләр бәйрәм программасын да бизәде.

4. Быел республика ифтарының кунакларны каршы алу һәм авыз ачу өлешендә махсус алып баручы эшләде. Танылган алып баручы, актер Айрат Загриев кирәкле урында уен-көлке, урыны белән бераз «чеметеп», ифтарга чын бәйрәм рухы өстәде. Кайда-нәрсә барлыгын, программа буенча алга таба нәрсә булачагын да ул житкереп торды.

5. Республикакүләм ифтарга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә килгән иде. 2022 елда мобилизация буенча МХОга киткән Айнур Яһүдин егетләр исеменнән рәхмәт сүзләре житкерде.
— Минага эләгеп бик озак дәваланырга туры килде. Бик авыр булды, Ходай Тәгаләгә ышануым гына булышты. Махсус хәрби операция зонасында да шул ярдәм итә: яуга кадәр дә, яудан соң да көн саен дога кыла идек. Татарстан Диния Нәзәрәте мобилизациянең беренче көненнән үк ярдәмнән ташламады. Бүген дә ярдәм итүдән туктамыйлар. Гуманитар йөк белән Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә килде. Форсаттан файдаланып, барлык мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Йөрәкләрдә бәхет һәм тынычлык булсын, — диде Айнур.

6. Кичке намаздан соң ифтарда катнашучылар Фәләстин халкына, Мәскәүдәге теракт корбаннары рухына багышлап дога кылды. Дога кылучылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бар иде.

7. Ифтар барышында Рамазан аенда игьлан ителгән «Нурлы Рамазан» бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Иң кызыгы шул: әлеге өйне йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте. Шулай итеп, Мөэминә Хәбибуллинага бәйгенең төп бүләге – “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама тапшырылды. Финалга чыгучыларга мактау кәгазьләре бирелде.

8. Быелгы Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган “Казан басмасы” бүләк итеп бирелде.


Фикер өстәү