«Дөнья малы – икенче урында»: бер авылда 20гә якын кеше (!) хаҗи

Йөздән артык йорты булган Теләче районының Иске Җөри авылында 20гә якын кеше (!) хаҗи. Кече хаҗга (гомрә) баручылар да бар. Иң яше – 12 яшьлек Билал.  Рухи яктан үзгәргән авылда без дә булып кайттык.

«Дөнья малы – икенче урында». Авыл халкы белән аралашканда  әнә шушы сүзне еш ишетергә туры килде. Яше дә, карты да әйтә моны. Хаҗга бару күпләрнең тормышын үзгәрткән.  Әйтик, Исмәгыйль хәзрәт  Фәләхиевкә изге җиргә 10 мәртәбә барырга насыйп булган.

Мөхәммәт – имам, Алсу – абыстай. Ирле-хатынлы Фәләхиевләр авылга иман нуры өләшә. Алар да хаҗ кылулары белән бәхетле. Мөхәммәт 16 яшьлек кызы Зөбәйдә белән мәчеттә дини гыйлем бирә. Балалар Коръән ятлау  ярышларында район, республика күләмендә беренче урыннарны ала. Урамда русча сөйләшүчеләр күренми. Бакча һәм мәктәптә  татарча белем  һәм тәрбия бирелә. Авылда  эчү дигән нәрсә  юк диярлек. Салып йөрүчеләр – берән-сәрән генә. Туйларда да, Сабантуйда да хәмер эчмиләр. Һәрхәлдә, авыл халкы шулай диде. Өч кибетләренең берсе – хәләл. Без кергән кибеттә сатучы мөселман кызы азан тыңлый иде. Тик киштәләрдәге аракы шешәләре генә күңелне кырды. Монысы инде аннан гына тормый.

– Дөньялыкны беренче урынга куймыйбыз. Без бу тормышта кунак кына. Күбрәк ахирәт турында уйлап яшибез. Күреп торасыз, өебез дә тыйнак. Ишекләрне үзем ясаган идем. Искерсә дә, алыштырмыйбыз. Байлыкка ис китми. Булганына шөкер итәбез. Көнебезне гыйбадәт кылып үткәрергә тырышабыз. 2009 елда  хаҗ кылдым. Кечкенәдән күңелдә бар иде бу теләк. 10 яшьтән бүгенгә кадәр уразаны калдырмыйм. Диннән ерак кеше түгел мин,  – ди  68 яшьлек Рәис абый Дәүләтшин.

Авыл халкы иманның артуын мәдрәсә ачуга бәйләп аңлата. Заманында шушы авыл кияве Фидәил Яруллин  төзеткән аны. Гарәбстанда белем алгач, авылда йорт, мәдрәсә салып, хатыны Әлфия белән халыкка дини белем биргән алар. Хәзер Казанда яшиләр икән. «Әгәр авылда яшәвен дәвам итсә, Иске Җөридә һәркем  гарәпчә сөйләшкән булыр иде», – диючеләр дә очрады.

Светлана Ибраһимова Караширмә авылында башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Кечкенәдән дини тәрбия алган. Дәү әнисе абыстай булган. Ибраһимовларның балалары да – дин юлында. Әдәп, әхлак  буыннан-буынга күчеп килә шулай.

– Ирем 2006 елда бер мәртәбә хаҗ кылган иде инде. Тагын биш елдан бергәләп барырга насыйп булды. Мөмкинлеге булган мөселман хаҗга барырга тиеш, – ди ул. – Акча җыйдык та тәвәккәлләдек. Ул вакытта бәясе дә артык кыйммәт түгел иде әле. Хәзер 500 мең сумнан күбрәк акча кирәк. Авыл  халкының артык байлыгы юк. Әмма хәзер тормыш күпкә яхшырак. Терлек асрап көн күрәбез. Барысын да хәләл көч белән табарга тырышабыз. Бәрәкәте булсын, – ди Светлана Ибраһимова.

Казандагы тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинованы әлеге авыл үзенә әхлагы, иманы белән җәлеп иткән. Сүз уңаеннан, ул да биш тапкыр хаҗда булып кайткан. Моннан ун ел элек авылда ятимнәр йорты ачканда, беренче чиратта рух, әхлак, тел, лөгать кебек төшенчәләргә игътибар иткән. Бар да канәгатьләндергән! Мәликә ханым әлеге приютны «Гаилә учагы» дип йөртә. Ятимнәр дип әйткәнне бер дә яратмый. «Бу – минем гаилә», – ди. Анда берьюлы 13 авыру баланы сыендырган ул. Һәммәсе дә «әнием» дип дәшә икән. Ул чакта иң кечкенәсенә 2 яшь кенә була әле. Балалар инде үскән: кайсы гаилә корган, кайсы белем ала. Хәзерге вакытта приютта дүрт бала тәрбияләнә.

– Иске Җөрине Изге Җөри дип үзгәртер идем. Мин – шәһәр кызы. Кайларда гына йөрмәдем, әмма әлеге авылдагы кебек җылы мохитне беркайда да тоймадым. Кешеләре бик әйбәт. Алар туганнарыма әйләнеп бетте инде. Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәсәм дә, авылга еш кайтып йөрим. Балалар белән  бергә җыелышабыз. Үзебезнең традицияләребез бар, – ди Мәликә Гыйльметдинова. – Сигез төрле милләттән алар. Татар бакчасына, мәктәбенә йөргәч, татарчаны яхшы беләләр. Бу да – авылның балаларга биргән байлыгы.


Фикер өстәү