«Яшьләргә бик карый башладың әле, хатыныңа әйтми булмас»

Мине күп сөйләшүдә гаеплиләр. «Авызыңда сүз тормый, ир кешегә бер дә килешми», – диючеләре дә бар. Нишлим соң, Ходай шулай яраткандыр инде. Әти дә, әни дә бик ачык күңелле, кеше белән тиз аралашучан иде, әмма авызларыннан бер генә гайбәт сүз дә чыкмады. Мин дә кеше сөйләп йөрмим. Миңа «ябык китап» булган кеше күңелен укып карау һәм үземнең күңел капкаларын да киереп ачып кую кызык.

Яхшы сүздән берәүгә дә зыян килгәне юк әле. Һәм, ни гаҗәп, соңгы вакытларда яшьләргә тартыла башладым. Аларның нинди уйлар белән яшәгәнен беләсе килә. Юкса күбрәк чордашларым белән аралашырга тиеш кебек. Яшьтәшләр белән уртага салып сөйләшер сүзләр күбрәк була бит инде, шулай үткән яшьлектән башлыйсың да бүген нинди дарулар эчү белән тәмамлыйсың. Тик менә мондый сүзләрне күңел кабул итми башлады, яшәрәсе, егет чакларга кире кайтасы килә.

Редакция урнашкан бинаның беренче катында кофе сатучы яшь кызлар белән дә уртак уйлар, сөйләшәсе сүзләр юк кебек. Бу дөньяда мин – алардан өч тапкыр күбрәк яшәгән кеше, шулай да аерылып китәсе килми, чукынчык. Иртә таңнан шул тирәдә чуалганымны күреп, редакция кызлары: «Яшьләргә бик карый башладың әле, Риман абый, хатыныңа әйтми булмас», – дип төрттергәлиләр. Үзегезгә карагыз инде, фәрештәләрем минем.

Кофе белән сыйлаучы кызларның берсе Ирина исемле. Әле егерме яше дә тулмаган. Бер көнне гел авызы ачыла моның. «Че, Ириша, спать не дают, да?» – дигән булам.

– Нет, просто устаю, – ди. Ничек арымасын инде сабый, ике эштә эшли икән, үзенчә тормыш куа. Кияүгә чыккач, бөтенләй эшләмәскә исәбе. Балалар үстереп, ир тәрбияләп яшәр идем, ди бу. Тик менә үзенә ошаган егет очрата алмый икән әле. «Главное, чтоб был татарином. Может вы найдете?» – дип көлә.

Көлүен көлә дә, шаяртмый икән Ирина. Миңа татарларны ни өчен яратуы турында үзенчә дәлилләр китереп сөйләгән була. Мин аны бераз өркетергә телим. «Татарлар – консерватор, син бары тик ир сүзе белән генә яшәргә тиеш буласың, прощай, свобода! Ураза тотарга да туры килмәгәе, бездә ураза сезнең пост кебек түгел, кояш чыкканнан кояш батканчыга хәтле авызга бер тамчы ризык та каба алмыйсың. Әле мәчеткә дә йөрергә туры килмәгәе», – дип тезеп китәм. Ә Иринаның үз туксаны – туксан: «Главное – любовь, ради любви на все пойду. А татары – очень трудолюбивый, преданный, честный народ», – ди.

Үзе Алексеевск районыннан икән, авыл кызы. Авыл – шәһәр түгел инде ул, анда милли мохит тә башкача. Ирина да татарлар белән аралашып үскән, димәк, безнең иң күркәм гадәтләребезне үзенә сеңдерә барган дип уйладым.

Инде менә ничекләр генә итеп Иринага бер җүнле татар егете табарга икән дип баш ватып йөрим. Нәкъ менә җүнлесе белән таныштырасы килә, яшь кенә марҗа кызының  татарга карата фикере, югары бәясе начар якка үзгәрерлек булмасын, дим.

Менә бит күп сөйләшүнең файдасы: Ирина, үзе дә уйламастан, милләтемә булган мәхәббәт, горурлык хисләремне тагын да арттырды. Спасибушки, Ирина! Ә мин, үз чиратымда, сине милләтнең бер асыл егете белән таныштырырга тырышырмын.

PS: Бу язма газетада чыгар алдыннан бер сөенечле хәбәр ишеттем. Ирина бер татар егете белән очраша башлаган.


Фикер өстәү