«Аерым бер дөнья»: XII Республикакүләм ифтар нәрсәсе белән истә калды?

Рамазан аендагы иң көтеп алган көннәрнең берсе ул! XII Республикакүләм ифтарга Әлки районыннан гаиләләре белән килгән Заһидуллинар шулай ди. Республикакүләм ифтарда өченче ел рәттән катнаша икән алар.

– Беренче тапкыр барган елны бик озак тәэсирләнеп йөрдек. Шуннан бирле бу чарада ел саен катнашабыз. Ул инде хәзер безнең гаилә традициясенә әверелде. Монда үзенә бер рәхәт мохит. Аерым бер дөньяга килеп эләккәндәй буласың. Быел монда егерме еллап күрешмәгән дустымны да очраттым, – ди Наилә Заһидуллина.

Дусларны, танышларны гына түгел, барча мөселманнарны бер мәйданга җыя ул республика ифтары. Быелгысы федераль дәрәҗәгә үк чыкты. XII Республикакүләм ифтар беренче тапкыр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме хуплавында узды. Быел анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Катар белән Төркиядән дә кунаклар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләреннән аңлашылганча, киләсе елдан чараның офыклары тагын да киңәячәк.

– Республикакүләм ифтарның географиясен тагын да киңәйтү ягын караячакбыз. Монда мөселманнар күрешә, аралаша, ифтар аларны тагын да берләштерә, – дип сөйләде мөфти журналистларга.

Фестивальне оештыру дәрәҗәсе, масштаблары ел да шаккатыра анысы. Быелгы чарада катнашкан 12 мең кешене бергә җыеп, көйләп, исән-сау озатулары гына да үзе ни тора! Биредә һәр нәрсә барлык нечкәлекләренә кадәр уйланган. Башка еллардан аермалы буларак, быел республика ифтарында саклык чаралары көчәйтелгән иде. Яшермим: бу хәбәрне ишеткәч, күңелдә, ифтарга килгән 12 мең кешенең һәркайсын җентекләп тикшереп бетерә алырлармы икән, дигән шик бар иде. Үзең сынап кара, диделәр булса кирәк, «Казан Экспо»га керү юлында металл эзләгеч аша керә алмыйча 5 минут тордым. Өс киемнәрен салып, теге тимер кисәгенең күлмәк каешында икәнен аңышкач кына тынычлап кертеп җибәрде сакчы апа.

Программада буенча табын янында ифтар кылу вакыты соңрак иде. Оештыручылар анысын да исәптә тоткан. Керә-керешкә һәркемгә намаз уку залында авыз ача тору өчен кечерәк кенә бер шешә су бирәләр. Шунда ук аяк киемен салып кую өчен пакет та тоттырып җибәрәләр. Хәзер кая барыйм икән, дип тә баш ватасы юк. Быел республика ифтарының кунакларны каршы алу һәм авыз ачу өлешендә махсус алып баручы эшләде. Танылган алып баручы, актер Айрат Заһриев кирәкле урында уен-көлке, урыны белән бераз «чеметеп», ифтарга чын бәйрәм рухы өстәде. Кайда нәрсә барлыгын, программа буенча алга таба нәрсә булачагын да ул житкереп торды.

Елдагыча республика ифтарында хәләл кибет оештырылган иде. Анда хәләл тәм-томнан башлап, бизәнү әйберләре, милли кием-салым, хәтта коры паеклар да урын алган. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы ифтар нәшид башкаручылар ижаты белән үрелеп барды. Кунакларны фойедан ук озата барган нәшидләр бәйрәм программасын да бизәде.

Ифтар барышында рамазан аенда игълан ителгән «Нурлы рамазан» бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Иң кызыгы шул: әлеге өйне йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте. Шулай итеп, Мөэминә Хәбибуллинага бәйгенең төп бүләге – хаҗга юллама тапшырылды.

Намаз залында үткән бәйрәм программасында иң күңелгә тигән мизгелләрнең берсе 2022 елда мобилизация буенча МХОга киткән Айнур Яһудинның чыгыш булгандыр, мөгаен. Ул егетне тыңлагач, Ходай Тәгаләнең, аңа ышанычның адәм баласын нинди генә кыен хәлләрдә дә саклап торуына тагын бер кат инанасың.

– Минага эләгеп, бик озак дәваланырга туры килде. Бик авыр булды, Ходай Тәгаләгә ышануым гына булышты. Махсус хәрби операция зонасында да шул ярдәм итә: яуга кадәр дә, яудан соң да көн саен дога кыла идек. Татарстан Диния нәзарәте мобилизациянең беренче көненнән үк ярдәмнән ташламады. Бүген дә ярдәм итүдән туктамыйлар. Гуманитар йөк белән Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә килде. Форсаттан файдаланып, барлык мөселманнарны изге рамазан ае белән тәбрик итәм. Йөрәкләрдә бәхет һәм тынычлык булсын, – диде Айнур.

Соңгысы бүген аеруча кирәк шул. Ифтарда катнашучылар да, ахшам намазыннан соң Фәләстыйн халкына, Мәскәүдәге теракт корбаннары рухына багышлап, илебезгә тынычлык сорап, дога кылды. Алар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде.

Аннары ифтарга җыелган барча мөселман күрше павильонда әзерләнгән табында күмәк авыз ачты. Аны оештыру өчен җаваплы «Туган авылым» милли-туристик комплексы житәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренә караганда, табын әзерләү өчен 11,5 тонна азык-төлек тотылган. Бу эштә ярдәм иткән 700ләп волонтер ул көнне иртә таңнан аяк өстендә иде. Ниндидер дәрәҗә, файда өчен дә түгел, күңел кушканга алынган алар бу эшкә. Яшьләрнең бу адымы үзе үк соклану уята. Быелгы республика ифтарыннан һәркем әнә шундый якты уйлар белән кайткандыр, мөгаен. Анда катнашучыларның барысына да таратылган Коръән китабы исә, бу көннең якты истәлеге булып, һәр йортта сакланыр.

 

Татарстан Диния нәзарәте кичә республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибен билгеләде. 10 нчы апрель көнне шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләре укылачак, 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. «Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe каналында күзәтеп булачак», – диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү