Ислам банкингы нәрсәләр тәкъдим итә дә, аннан файдаланып, кем ота?

Мәгълүм булганча, узган елның сентябрь аеннан Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда сынау рәвешендә ислам банкингы (башкача әйткәндә, партнерлык финанславы) эшли башлады. Бу уңайдан канун да кабул ителде. Эш барамы? Ислам банкингы нәрсәләр тәкъдим итә дә, аннан файдаланып, кем ота?

Агымдагы елның өч аенда ислам банкингы аша 315 килешү төзелгән. Килешүләрнең гомуми суммасы – 1 млрд сумнан артык. Сан чагыштырмача зур, диләр. Ник дигәндә, моңа кадәр, ягъни бер ел элек 257 млн сумга 153 кенә килешү төзелгән булган икән. Белгечләр яңа канунның барлыкка килүе халыкның акча белән шәригать кушканча эш итүенә кызыксынуын арттырган. Килешүләрнең күпчелеге ипотекага һәм бизнеска акча бирүгә бәйле.

Республиканың икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов сүзләренчә, хәләл акча турында мәгълүмат тарату, белгечләр әзерләү, бу юнәлешне үстерү җәһәтеннән эш алып барыла. Әйтик, халыкның финанс белемен арттыру, ислам банкингының ничек эшләвен күзәтү, инвестицияләр җәлеп итү, халыкара хезмәттәшлекне арттыру кебек юнәлешләрдә тырышырга кирәк.

Татарстанның Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин әйтүенчә, закон әлегә барысын да канәгатьләндерә. «Безнең махсус экспертлар советы да бар. Алар законның «йомшак» урыннарын ачыклый. Эш барышында үзгәрешләр кертергә, тәкъдимнәр җиткерергә мөмкинлек бар», – диде ул.

Ислам банкингы кысасында тагын нәрсәләр тәкъдим ителә соң? Мисалга   «Даман» дигән финанс продуктын китерергә мөмкин. Ул нәрсәсе белән отышлы? Әйтик, мөселманнар өчен процент (арттырып түләү) рөхсәт ителми. Бу продукт ярдәмендә аны кулланучы шәригать кануннарын бозмаячак. Ягъни поручительлек хезмәте өчен акча түләячәк. Хезмәт өчен акча түләү диндә тыелмаган бит.

«Ак Барс» банкы исә бизнес өчен файдалы булырдай исәп-хисап счеты, корпоратив карта һәм ислам факторингы (түләүне кичектерү шартларында сәүдә эшчәнлеген алып бару) тәкъдим итә. Исәп-хисап счеты дигәндә, клиентлар билгеле бер кагыйдәләрне, шартларны үтәргә, чикләүләр кысасында эш итәргә тиеш була. Бу исәп-хисап счетындагы акчаны шәригатьтә тыелган финанс эшчәнлегендә куллану рөхсәт ителми. Факторинг исә бизнес вәкиленә бурычка батмыйча гына мөмкинлек бирә.

Тагын бер финанс продукты – электрон сәүдә мәйданчыгы. Анысы да шәригать кануннарына буйсына. Биредә шәригать советы, шәригать контролеры һәм шәригать суды да бар хәтта! Бу мәйданчыкта сату-алу эше дә партнерлык финанславы кагыйдәләренә таянып башкарыла.

Тикшермичә ярамый! Республика Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы Булат Мөбарәков билгеләп үткәнчә, яңа финанс продуктлары, ислам кагыйдәләренә туры килү-килмәвен ачыклау өчен, ике этаптан торган тикшерү уза.


Фикер өстәү