«Иң яхшы дога – чын күңелдән үзеңнең туган телеңдә кылынган дога»

? Имамнар арасында тәртип-әхлак мәсьәләләре ничек тикшерелә? Кайбер авыл имамнары шул ук авылдагы сәнгать чараларында катнаша, төрле иҗади кастингларга йөри. Бу, бер карасаң, дини кагыйдәләргә каршы килә кебек.

– Беренчедән, укучыгыз җибәргән сорауда район һәм авыл күрсәтелмәгән, өстәвенә бу дәгъва атсыз да әле. Шуңа күрә читтән торып, вазгыятьне белмичә һәм өйрәнмичә, имамга, ашыгып, тискәре бәя бирү һәм гаепләү дөрес булмас. Ә гомумән алганда, нәзарәттә махсус квалификация комиссиясе эшли. Аның әгъзалары имамнар өстеннән язылган шикаятьләрне тикшерә, аларның гыйлеме, әдәбе, гамәлләре һәм әхлагы имам булып хезмәт итүгә лаеклымы икәнлеген карый һәм дини хезмәтен алга таба дәвам иттерү яки туктату буенча карарлар чыгара.

Икенчедән, әлбәттә, хәзрәт кеше намусын һәм әхлакый йөзен шик астына куярга сәбәп булырлык элемтәләргә ия булмаска һәм гаеп итәрлек гамәлләр кылмаска тиеш. Чөнки бер кулы белән гөнаһ кылып, икенче кулы белән халыкка мәчет ишекләрен ачкан хәзрәтләр динебезгә файдадан бигрәк зыян китерә. Ни кызганыч, мондый имамнар үзләренең тискәре гамәлләре белән Аллаһы Тәгалә һәм динебез юлында тырышып, көн-төн тир түгеп эшләгән, халыкны ихластан иманга чакырган намуслы хәзрәтләрнең эшчәнлегенә кара тап төшерә.

 

? Яхшы кияү яисә яхшы кәләш насыйп итсен өчен ниндидер дога бар дип ишеттем. Бу дөресме? Андый дога бармы?

Ч.Сафина. Казан

– Иң яхшы дога – чын күңелдән үзеңнең туган телеңдә кылынган дога. Икенчедән, ихласлыгы, сафлыгы, диндә истикамәте булган кешегә Аллаһы Тәгалә гадәттә, бу очракта хатын-кызга үзе кебек үк кияү бирә; әгәр дә ул ир кеше булса, шундый ук кәләш насыйп итә. Аның өчен үзеңнең телең белән дога кылу иң яхшысы булып тора.

 

? Ятим балалар күбәйде. Чөнки читтән  эшләргә дип килгән ирләр (бигрәк тә Урта Азия халкы) татар хатыннары белән никах укыталар, аннан 1–2 елдан гына «талак» диләр дә, гаиләләрен ташлап, кире өйләренә кайтып китәләр. Ә балалар кала. Юкса аларның ни гаебе бар? Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче кеше бармы икән?

Нурия Мөбарәкшина

– Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, «мәһәр» дигән төшенчә бар. Нәзарәт аның минималь күләмен ел саен билгеләп тора, әмма халык моның мәгънәсен аңламыйча, мәһәр имамнарга түләнә дигән фикердә тора. Югыйсә мәһәр  ул –кияүгә чыга торган кызга һәм хатынга матди гарантия. Беренчедән, мәһәр ирнең аңа карата җитди мөнәсәбәттә торуын исбат итә. Икенчедән, ире ташлап яки үлеп, я булмаса авырып китсә, мәһәр хатын-кызга бу очракта матди таяныч булып тора.

Ләкин мәһәр дә әле хатын-кызларны шушы күңелсезлекләрдән коткара алмаячак. Әгәр дә алар ирләрне тәкъвалыкларына карап сайламаса.

Гаилә мәсьәләләрен һәм ир белән хатын арасындагы бәхәсләрне казыйлар тикшерә. Нәзарәттә бик көчле Казыйлар шурасы эшләп килә. Монда мәһәрдән тыш, тагын бер мәсьәлә бар. Гаилә килешүе төзүдән куркырга кирәк түгел, чөнки ул шулай ук бер гарантия булып тора.

 

? 1 апрельдә шаяртып алдау, бигрәк тә өлкәннәрне алдау гөнаһ түгелме? Мөселман мондый алдауларга ничек җавап бирергә тиеш? Сезне алдаганнары бармы?

Г.Гыймадиева. Казан

– Әгәр дә андый шаяртуларда алдау бар икән, ул, әлбәттә, гөнаһ булып тора. Шуңа күрә кешене алдауга корылган шаяртулар булырга тиеш түгел. Әгәр ничек шаяртырга икәнне белергә теләсәк, ул вакытта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәламнең шаяртуларын өйрәнергә тиешбез. Ул ничек шаярткан булса, без дә шулай шаяртырга тиешбез. Һичшиксез, алдау булырга тиеш түгел.

 

? Бала ничә яшькә чаклы әти-әнисе янында йокларга тиеш?

С.Алиева. Саба

– Бала яхшылык белән начарлыкны белә башлагач, аны аерырга кирәк, ул үзе генә йокларга тиеш. Бу сорау шәригать мәсьәләсенә генә бәйле түгел. Бу баланың тәрбиясенә бәйле. Бала үзен шәхес буларак хис итәр өчен, ул үзе генә йокларга тиеш.

 

? Күптән түгел Шамил Әләветдинов музыка хәрам түгел диде. Сезнең фикерне дә ишетәсе килә иде.

М.Вәгыйзов. Буа

– Бу – бәхәсле сорау. Галимнәр арасында музыканы тыючылар да, рөхсәт итүчеләр дә бар. Мәсәлән, имам Газали: «Музыка кешене Аллаһ турында уйланырга чакырса, аны тыңлау рөхсәт ителә, әгәр дә ул хәрам гамәлләргә өндәсә, тыела», – дигән.

 

? Егетем кальян тарта. «Тәмәке түгел бит ул, мөселман илләрендә аны тарталар», – дип кенә җибәрә. Мөселманнарга кальян тарту ярыймы?

К. Галимҗанова. Арча

– Гарәп илләре безнең өчен мисал түгел. Безнең өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлам, аның сәхабәләре, китапларда язылган хөкемнәр мисал булып тора. Кальянның тәмәкедән бернинди аермасы юк.

 

? Намазны күз йомып уку гөнаһ дип ишеттем, бу чыннан да шулаймы?

Ш.Хәмитов. Казан

– Намазны күз йомып уку – гөнаһ түгел. Әмма кайбер китапларда мәкруһ санала. Чөнки намаз вакытында безнең бөтен әгъзаларыбыз уянган рәвештә булырга тиеш. Күзләрнең йомылган булуы ял итү рәвешендә кабул ителә. Шуңа күрә күзләр ачык булырга тиеш. Бу безнең шәригать китапларында хәнәфи мәзһәбе буенча шулай дип әйтелгән. Ә менә игътибарны туплау өчен күзне йомып алырга ярый. Ләкин гадәттә намазда күз ачык булырга тиеш.

 

? Гөнаһы күп булган кеше, намазга басып, алардан чистарына аламы?

 Л.Баһавиева

– Әйе, ул бу дөньядан киткәнчегә кадәр Аллаһы Тәгалә аңа тәүбә кылырга мөмкинчелек бирә. Ул кеше намазга басса, һәм чын күңелдән тәүбә кылса, чын-чынлап, Аллаһы Тәгалә аны гафу итәргә мөмкин, хәтта бик күп гөнаһлы кешене дә. Раббыбыз Коръәндә берничә җирдә әйтә: «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән, шәфкатеннән, мәгъфирәтеннән өметегезне өзмәгез. Өмет өзүчеләр гөнаһ кылган булалар».

 

? Нинди очракларда никах яңарту кирәк?

Кадрия. Кукмара

– Бу сорауга җавап биргәндә, сораган кешенең «никах яңарту» дигәндә нәрсәне күздә тотуын карарга кирәк. Әгәр дә кеше никах яңартуны кабаттан никах уку дип аңласа, бу вакытта, әгәр дә алар ир кеше бер яки ике тапкыр талак әйтеп аерылган булсалар һәм бу талактан соң ир үзенең хатынын кайтармыйча, моның белән өч хәез узып китә икән, аларга кабаттан берләшер өчен никах укытырга кирәк. Ләкин ир өченче тапкыр талак әйтсә, ул вакытта никахлары яңармый, аларга берләшү шәригать буенча тыелган була. Яңадан никах уку кайсы очракларда кирәк булуын тәфсилләп белергә теләүчеләр «Даруль-ифта» колл-үзәгенә шалтыратып сорый ала, чөнки никах яңарту тиеш булган очраклар бик күп, бу мәсьәләне бер җавапка гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

 

? Кызларга балалар бакчасына йөргәндә үк яулык бәйләтүчеләр бар. Алар аны үзләре аңлап ябарга тиеш түгелме? Балигъ булгач, диюем. Кире салучылар да бар бит…  

Алия. Казан

– Кызларга, шәригать буенча балигълыкка җиткәнче, яулыкны япмаска рөхсәт ителә. Ләкин кечкенәдән үк бәйләтсәләр дә, моны аңлап кабул итәргә кирәк. Чөнки балалар кечкенәдән үк дингә өйрәтелергә тиеш. Әгәр балалар бакчасыннан ук аларга дин керсә, балигълыкка ирешкәннән соң алар яулыкны аңлап ябачаклар һәм аңа ияләшкән булалар, ягъни кызларга яулыктан йөрү җиңелрәк булачак. Әгәр дә син баланы ислам дине буенча тәрбияләмәсәң, киләчәктә яулыкка ияләшү авыр булыр.

 

? Уразага бәйле сорау бар иде. Сәхәр вакытында башына яулык бәйләмичә ният кылган хатын-кызның уразасы кабул булмый дигәнне ишеткәнем бар. Күп вакытта сәхәрне яулык бәйләмичә генә үткәреп җибәргәнем булды. Хәзер инде минем уразалар кабул булмаган, мин дөрес итеп ураза тотмаган булып чыгаммы?

Л.Ногманова. Кайбыч

– Беренчедән, кабул итү-итмәү – Аллаһы Тәгаләнең хөкемендә. Икенчедән, бу уразаның дөреслегенә тәэсир итми. Ягъни сәхәрне яулыксыз ашасагыз да, ураза дөрес була. Ләкин әдәп буенча яулыкны бәйләп ашарга һәм эчәргә кирәк.

 

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү