«Диагнозын ишеткәч, сүзсез калдым: 2 яшьлек балада мондый авыру була микәнни…»

Буа шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек Ясминә Насретдиновага ярдәм кирәк. Ике яшендә табиблар аңа лейкоз – кан рагы дигән диагноз куя. Шул көннән бирле Ясминәне савыктырыр өчен әти-әнисе хастаханә юлын таптый. Инде чирдән котылдык дигәндә генә, мәкерле авыру яңадан баш күтәрә.

– 2017 елда балабыз авырып китте. Диагнозын ишеткәч, сүзсез калдым. Ике яшьлек балада мондый авыру була микәнни дип аптырадым. Еладым да еладым. Бердәнбер балабызны югалтабыз дип курыктым. Хастаханәгә  кергәч,  безнең кебекләр күп икәнен күрдем. Шуннан соң бераз тынычландым. Ничек тә сабыемны яшәтергә иде, дигән теләк белән яна башладым. Баланы химия терапиясе  белән дәваларга тотындылар, – дип сөйли әнисе Миләүшә.

Тиешле дәвалау курслары үткәргәннән соң Казан табиблары Ясминәне Санкт-Петербургка җибәрәләр. Биредә сабыйны катлаулы операция көтә. Әтисе Ирек донор була, Ясминәгә аның арка мие күзәнәкләрен күчереп утырталар. Бар да артта калган кебек була. Тик биш айдан соң тикшеренергә баргач, сабыйның организмында яман шеш күзәнәкләре калганлыгы ачыклана.

– Безне өйгә кайтарып тормадылар. Яңадан химия терапиясе уза башладык. Начар күзәнәкләрне дәвалыйбыз дип, сәламәтләренә дә зыян килде. Хәзер безнең анализлар шулкадар начарланды. Безне хастаханәдә аерым бүлмәдә тоталар. Ясминәгә беркая да чыгарга ярамый. Иммунитеты төшеп беткән. Соңгы ике көндә ул гел йоклый, – ди Миләүшә. – Кызымның көче юк. Уенчыклары белән дә уйнамакчы була, тик булмый, хәлсезләнә. Әле моңарчы ашый иде. Хәзер ризыктан да, судан да бөтенләй баш тарта. Табиблар система аша тукландырып тора.

Ясминә даруларсыз яши алмый. Тәүлек буе системада яткан көннәре дә бар икән. Әнисе бик тә өзгәләнә. Коткара алмабыз инде, дип борчыла.

– Үзебезнең табиблар, ярдәм итә алмыйбыз, диде. Аларга рәхмәт, әле дә безне дәвалап торалар. Шулай итеп балабызның гомерен озайталар. Тик чирдән котылу мөмкин түгеллеген дә  яшермиләр. Берәр могҗиза килеп чыкса гына инде. Ә бит минем баламны яшәтәсем килә. Шуңа да мин чит ил клиникалары белән элемтәгә чыктым. Андагылар сабыемны дәвалап буласына ышандыра. Иң элек алар, яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган махсус препарат белән бер ай дәвалап карыйбыз, диләр. Аннары инде хәле уңайланып китсә, башка донор күзәнәкләрен куймакчылар. Күңелдә уянган соңгы өметнең бәясе дә арзан түгел. Моның өчен 11 миллион сума акча кирәк, – ди Миләүшә. – Ана өчен үз баласының гомерен акча хәл итәчәген күрү бик авыр. Бу – без күтәрә торган сумма түгел. Шөкер, безгә бер белмәгән чит кешеләр булыша. Алар ярдәме белән 2 миллион сум акча җыелды иде. Ә вакыт бара. Ул безнең файдага түгел. Без акчаны җыеп өлгермәсәк…

Шулай ди дә елап җибәрә Миләүшә… Ул кирәкле сумманы гади кешеләр ярдәме белән генә җыя алмабыз, дип борчыла. Кайчандыр Санкт-Петербургка барырга ярдәм иткән хәйрия фондлары да булыша алмый. Шуңа да Миләүшә оешма җитәкчеләреннән, изге күңелле түрәләрдән ярдәм сорый. “Тизрәк хастаханәгә эләгеп булсын иде дип телим. Баламның гомерен саклап калырга булышсагыз иде. Минем аны югалтасым килми!” – ди ул.

 Ясминә Насретдиновага ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әтисе Ирек Мөхәрәм улы Насретдинов исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 1208 4301. Карта 89372827112 номерына беркетелгән.       

Әнисе Миләүшә Фәнис кызы Насретдинова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 22 02 2007 3152 5588. Карта 89297222408 номерына беркетелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 


Фикер өстәү