«Ватаным Татарстан»ның элеккеге фотохәбәрчесе Дмитрий Бунтуков вафат

22 апрель көнне “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән хезмәттәшебез Дмитрий Бунтуковны каты авыру арабыздан алып китте.

Дмитрий Всеволодович 1952 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә туган. 1975 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1999 елдан 2012 елга кадәр редакциядә фотохәбәрче вазыйфасын башкарды. Рәсми төстә эштән китсә дә, Дмитрий үзе дә, һөнәри осталык белән башкарылган эшләре дә гел күз алдында булды. Редакциябездә, тарихи елъязма булып, аның бик бай архивы калды. Газетага куелган фоторәсемнәр янына “ВТ” архивыннан” дип язылса, димәк, бу Дмитрий Бунтуковның хезмәте дигән сүз. Монда республикабызның һәр районы, һәр авылы, кешеләре турында мәгълүмат табарга була.
Дмитрий чын журналист иде. Командировкадан кайтып кермәде. Безгә дә: “Мөмкинлек, сәламәтлек булганда, чакырганда рәхәтләнеп йөреп калыгыз”, – дип әйтә килде. “Аннары чакырмый башлаулары да бар, сәламәтлек какшап китәргә дә мөмкин”. – дип елмаеп кына өстәп куярга да онытмый иде. Әллә нинди проблемалар килеп чыкса да, йөзеннән елмаю китмәде аның. Шуның белән гади кешенең дә, теләсә кайсы җитәкченең дә күңеленә үтеп керә белде. Хәер, районнарга чыксак, аны белмәгән-танымаган кеше юк иде дә бугай. Авыл агайлары да, түрәләр дә беренче чиратта аның белән кочаклашып күрешерләр иде. Мондый сыйфатларының безгә дә нык файдасы тиде. Язма геройлары белә әңгәмә корып утырганда, ул ничектер бик җайлы, урынлы итеп, беркемгә комачауламыйча гына сүзгә кушылып китә белде. Бигрәк тә кырысрак җитәкчеләр янында аның бу адымын без бик хуплый идек.
Шәһәр егете булса да, Дмитрий авыл хуҗалыгы буенча белем алган. Монысы да юкка гына булмагандыр, күрәсең. Авыл тормышын бик ярата иде ул. Пычрак урамнарын ерып, койма башында кояштан күзләрен кысып, безне күзәтеп утырган малайларны, басуларны иңләгән кыр корабларын сурәткә алудан ләззәт таба иде. Кайткач та, фотоларын аралаганда: “Кара әле, ничек әйбәт чыккан”, – дип сабыйларча куана белде. Без үзебез дә, укучыларыбыз да аның фотоларын карап озак хозурланырбыз әле, чөнки аларның һәрберсе – сурәт кенә түгел, чын сәнгать әсәре.
Хезмәттәшебезнең рухы тыныч, урыны җәннәттә булсын. Туганнарына, якыннарына сабырлык телибез.

Ватаным Татарстан” газетасы коллективы

Дмитрий Бунтуковның фотолары:


Фикер өстәү