Хәләл килешү. Россиядә ислам банкингын законлаштырырга җыеналар

Россиядә шәригать кануннарына нигезләнеп эшли торган банкингны закон нигезендә кабул итәргә җыеналар. Бу хакта тиешле закон проектына сылтама белән «Коммерсантъ» газетасы хәбәр итә. Әлегә  яңалыкны Чечня, Дагыстан, Башкортстан һәм Татарстанда сынап карарга ниятлиләр. Татарстанда ислам финанслары юнәлешендә инде берничә ел эшли торган оешмалар бар. «ВТ» аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, әлеге юнәлешнең нечкәлекләрен, бүген һәм киләчәктә ни дәрәҗәдә актуаль булуын ачыкларга тырышты.

Яңа закон

Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр итүенчә, Россиядә ислам банкингын җайга салачак закон проектлары атна ахырына кадәр Думада тәкъдим ителергә мөмкин. «Тиешле документлар тикшерелә, ә законнар көзге сессиядә каралачак», – дигән ул «Коммерсантъ»ка.

Ислам банкингы белән партнерлык финанславы оешмалары (ПФО) шөгыльләнәчәк. Әлеге яңа төр оешмалар Үзәк банк карамагында булачак.

Гомумән алганда, ПФОларның эшчәнлеге клиентлар белән партнерлык мөнәсәбәтләре булдыруны күз уңында тота. Ягъни клиент һәм банк бурычка акча алучы һәм бурычка акча бирүче түгел, партнерлар булып санала. «Көнбатыш финанс базарлары белән элемтәләр өзелү нәтиҗәсендә килеп туган вазгыятьтә, Россия халкының, эре компанияләренең, шулай ук финанс институтларының партнерлык (ислам) нигезендә финанслау инструментларына ихтыяҗы көннән-көн арта», – дип аңлата яңа закон проекты авторлары.

САН

2020 елда дөньяда ислам банкингы базарының гомуми күләме 1,7 трлн долларны тәшкил иткән. Белгечләр 2024 елга бу сан 3,4 трлн долларга кадәр җитәргә мөмкин дип фаразлый. Хәзерге вакытта шәригать кануннары буенча 72 илдә барлыгы 520 банк эшли. Шунысы кызык: бу өлкәдә гарәп илләре түгел, ә Малайзия лидер булып тора. Анда ислам банкларының активлары 520 млрд долларны тәшкил итә.

Хәләл банкинг турында

Ә хәләл банкинг нидән гыйбарәт соң? Аның үзенчәлекләре нидә? Билгеле булганча, ислам процент капиталын, ягъни рибаны катгый тыя, аны һәлакәткә илтә торган зур җиде гөнаһның берсе дип таный.

– Әлеге система табышны да, зыянны да банк һәм клиентның үзара бүлүенә нигезләнә. Гади банк белән чагыштырып карыйк. Әгәр нинди дә булса эшкуар билгеле бер проекты өчен гади банктан кредит ала икән, табыш алдымы ул, юкмы, кредитын ай саен түләп барырга тиеш. Ә хәләл банкинг башкачарак эшли. Билгеле бер проектны финанслаганчы, банк аны яхшылап өйрәнә. Табыш китерә алачакмы ул, эшләп китә алу ихтималы зурмы? Ләкин банк моны үзе дә табыш алу өчен түгел, ә проект чыннан да уңышлы булсын өчен эшли, – дип аңлатты ана капиталы һәм инвестицияләрне шәригать кануннарына туры китереп гамәлгә ашыру буенча белгеч, «Баракат-сити» җәмгыяте җитәкчесе Ринат Ямалиев.

Аерым алганда, ислам банкингы ссудалы процентлар, спекуляция, азартлы уеннарны тыюны күздә тота. Моннан тыш, ул икътисадның кайбер өлкәләренә (тәмәке, алкоголь, кайбер төр итләр сату, фахишәлек һ.б.) инвестицияләүне тыя.

 

Хәләл ипотека турында

Шәригать кануннарына нигезләнгән финанс инструментларының иң билгелесе – мурабаха, ягъни ислам ипотекасы. Тәртибе болайрак: күчемсез милек сатып алганда ссудага процент түгел, ә товарның үзкыйммәте һәм аның гамәлгә ашыру бәясе арасында билгеләнә торган өстәмә хак салына.

– Башкача әйткәндә, ислам ипотекасы күчемсез милекне өстәмә түләү белән кичектереп сатудан гыйбарәт. Әйтик, берәү машина сатып алырга җыена. Автосалонда аның хакы – 1 млн. Бу хакны түли алмагач, ул ислам банкына мөрәҗәгать итә. Банк машинаны үз бәясенә сатып ала да, клиентына, әйтик, 300 меңгә арттырып сата. Клиент, үз чиратында, бу хакны бүлеп түли, – дип аңлатты «Амаль» финанс йорты генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев.

Рөстәм Сәгъдиев хәләл ипотека белән гади ипотека арасындагы төп аермаларны да атады:

– хәләл ипотека буенча килешү төзегәндә, бәя алдан билгеләнә һәм үзгәрми. Үзгәргән очракта да, ул артмаячак, киресенчә, кимергә мөмкин. Ә гади ипотека моны гарантияләми, ягъни икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, бәядә дә үзгәрешләр булырга мөмкин;

– гади банкта вакытында түләмәгән очракта штраф – пеня каралган. Хәләл ипотекада мондый катгыйлык юк. Штраф кайбер очракта гына каралган, һәм ул акчаны банк үзләштерми, тулысынча хәйриячелеккә тота;

– хәләл ипотека әле төзелә генә торган йорт алыр өчен бирелми.

 

Ислам ипотекасы алучыга таләпләр

Россия гражданины булу;

– 18 яшьтән өлкән булу;

– документлар тапшырган вакытта Россия территориясендә даими яки вакытлыча теркәлгән булу;

– эш белән даими тәэмин ителеш, соңгы тапкыр эшкә урнашканнан соң 3 ай вакыт узу.

 

Ислам ипотекасы дип аталса да, аны мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә файдалана ала. «Безнең клиентларның якынча 70 проценты мөселманнар булса, калган өлешкә башка дин вәкилләре туры килә. Гомумән, ислам финансларында дини чикләр юк», – диде Рөстәм Сәгъдиев.

Казаннан Айгөл ханым ипотеканың дин буенча рөхсәт ителгәнен алырга тели.

– Ничек, күпмегә, файдасы һәм зыяны турында белешә башлаганда, чәчләр үрә торырлык иде. Бу теманы яхшылап өйрәнә башлагач кына нәрсәнең ни икәненә төшендем. Билгеле, хәләл ипотека буенча фатирның хакы шактый арттырылган була. Ләкин ипотека бирә торган банк нәрсә хисабына булса да яшәргә тиеш бит инде. Ул фатирны 1 миллион сумга сатып алып, шул ук бәягә сата алмый. Хәләл банкларның төп аермасы – аларда «пычрак» акча юк. Ягъни ул синнән алган акчаны исламда тыелган гамәлләр өчен тотмый, банкның системасы чиста. Һәм, гомумән, ислам диненә кагылышлы һәр нәрсә нияткә барып тоташа, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләнә, – дип сөйләде ул.

Казанда эшләүче риэлтор Илүсә Гыйльманова сүзләренә караганда, ислам ипотекасы буенча фатир алырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр алай ук күп түгел.

– Шәхсән миңа бик сирәк мөрәҗәгать итәләр. Гомумән, ипотеканың мондый төре буенча килешү төзегәнем юк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге гади ипотеканы кулай күрә, – диде ул.

Ә Чаллыда эшләүче риэлтор Юлия Рыжикова «хәләл килешү»не берничә кеше белән төзергә өлгергән инде.

– Ярты ел эчендә өч килешү төзедем. Күбесенчә яшьләр мөрәҗәгать итә. Билгеле, мондый төр ипотека һәркемгә дә туры килми. Шартлары белән танышкач, кире уйлаучылар да бар. Хәләл ипотека штрафлар булмавы, «кредит тарихы»на йогынты ясалмавы белән отышлы. Ләкин гади ипотекадан аермалы буларак, монда бурычны вакытыннан алда өлешләп түләп булмый. Тизрәк ябам, дисәң, акчаны тулысынча кайтарырга кирәк. Һәм мондый төр килешүләр озаграк төзелә, – дип сөйләде ул.

 

Ислам банкына ихтыяҗ бармы?

Әнсәр хәзрәт Мифтахов, «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы:

– Ислам кануннары буенча гомер итәргә тырышучы, мал-мөлкәтләрен дә шәригать кушканча туплау нияте белән яшәүче гаиләләр елдан-ел арта, һәм мөселман гаиләләренең күп булуы сөендерә. Билгеле булганча, динебез процент капиталын, ягъни өстәмә түләүне тыя. Моны белгән, аңлаган дин кардәшләребез киңәш сорап хәзрәтләргә дә мөрәҗәгать итә. Ягъни бу юнәлештә эзләнәбез, киңәш сораучыларны дин буенча рөхсәт ителгән системага таянып эшли торган белгечләр янына җибәрәбез. Миңа калса, әлеге юнәлеш актуаль һәм актуаль булачак та, – диде ул.

Рөстәм Сәгъдиев, «Амаль»  финанс йорты генераль директоры:

– Ислам финанслары мәсьәләсенә дәүләт органнарының да игътибары сизелә. Әйтик, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитында бу сорауларга аерым игътибар бирелде. Монда шулай ук геосәяси вазгыятьне дә исәпкә алырга кирәк. Россия өчен бик күп ишекләр ябылды. Якын Көнчыгыш илләре тәҗрибәсенә йөз тоту актуаль дип уйлыйм. Гомумән алганда, хәләл индустрия базары елдан-ел киңәя, мин моны үзебезнең тәҗрибәгә таянып әйтәм. Ислам финанслары гаделлек принципларына нигезләнгән. Ә ул принциплар актуальлеген беркайчан да югалтмаячак.

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү