Казан янындагы юлларда мошенниклар пәйда булган

Сак булыгыз: Казан янындагы трассада мошенниклар эш итә! Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә шундый кисәтүләр ешайды. Алар, машинаны туктатып, ярдәм сорый. Берсе йөртүчене сөйләштергән арада, икенчесе машинаны талый…

“Кайсары, Колсәет, Крутушка, Дөбъяз, Семиозеркага таба юл кырыенда ике машина (126нчы регионнан, берсе – зәңгәр БМВ, икенчесе – кара Форд) тора. Имештер. “ватылдык”, дип юлчылардан ярдәм сорыйлар. Чынында мошенниклар алар. Туктамагыз! Берсе йөртүче белән сөйләшкән арада, икенчесе машинада нәрсә бар, шуны тиз генә кыстырып таю ягын карый”, – диелгән бер хәбәрдә.

Алдашу-урлашуларның башка төрләре дә очрап тора икән.
“Зәңгәр күлдә электрон сигнализацияне “ачып”, машинадан акча һәм кыйммәтле әйберләр урлыйлар. Ә Яльчиктан һәм Кичиердан чыгу юлында чит ил номерлары белән бер машина әрле-бирле йөреп тора. Йөртүчесе, янәсе, ягулык салырга акчам бетте, дип, ялган долларны сумга алыштыруны сорый. Акчагыздан коры каласыгыз килмәсә, юлда туктамагыз”, – дип кисәтелгән икенче бер хәбәрдә.


Фикер өстәү