Казанда авария ясаган иномарка һәлакәт урынын ташлап киткән (ВИДЕО)

Казанда «БМВ» йөртүчесе дүрт автомобиль катнашында авария китереп чыгарган һәм юл һәлакәте урынын ташлап киткән. Әлеге видеоролик социаль челтәрләрдә таралды.

Авария узган җомгада, көндезге өчләрдә Краснококшайская урамында булган. Зур тизлектә килә торган «БМВ» алдагы машинаны уза һәм аны бәрдерә. Шуннан соң әлеге машина янәшәдәге ике автомобильгә килеп бәрелә һәм бу ике машина каршы як полосага чыга.

Авариядән соң «БМВ» туктамаган һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән.


Фикер өстәү