Биш машинаны бер мизгелдә изгән: коточкыч юл һәлакәте урыныннан ВИДЕО пәйда булды

Чиләбе өлкәсенең М5 трассасында йөк машинасы биш машинаны бәрдергән, авария урынында ике кеше һәлак булган.


Вак таш төягән йөк машинасының тормозлары эштән чыга һәм  ул зур тизлек белән биш машинаны бәрдерә. Әлеге коточкыч вакыйга видеокамерага эләгә. Кадрларда күренгәнчә, йөк машинасы санаулы секундлар эчендә «Лада-Гранта» , аннары Renault Sandero, Audi Q7, ВАЗ-2114 һәм Cino автомобиленә бәрелә.

Йөк машинасын йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү