Гөлназ Миньязова: «Табигать биргән ризыкларга ияләшкәч, кибетнекен ашыйсы да килми икән ул»

“Болгар” радиосы алып баручысы Гөлназ Миньязованың инстаграм битен күзәтүчеләр аның тормышка карашының үзенчәлекле булуын сизми калмас.

Хәзерге вакытта Гөлназ авылда ял итә. Вакытның кадерен, яшәүнең рәхәтен тоеп яши ул.

– Үземә 40 яшь. Янымда әнием, ике балам. Бәхет өчен тагын ни кирәк?, – ди ул. Гөлназ Инстаграмда бәхет серләре белән бүлешә. Кешеләргә дөрес итеп туклану хакында да сөйли. Әле соңгы вакытта нумерология белән шөгыльләнә башлаган. Без аның белән күпләрне кызыксындырган дөрес туклануы хакында сөйләштек.

Ул табигый ризыклар кулланырга тырыша. Әмма моңа үзеңне ияләндерергә кирәк, ди:

– Организм үзенә кирәкле әйберне ала ул. Аңа ирек бирергә кирәк. Үзебезне тыңлый белмибез. Ә бит безнең организм шундый яхшы итеп системага салынган, – ди ул. – Дөрес туклану – бүген модада. Әмма туклану ул үз-үзеңне өйрәнүгә кайтып кала. Сиңа яраган миңа ярамый, күршеңә килешкән, сиңа туры килми. Һәркем үзенең эчке тоемлавына таянып эш итсен иде. Мин мәсәлән, шикәр ашамыйм. Әмма углеводларны инжир җимешеннән, топинамбур тамырыннан, балдан алам. Кеше гел бер төрле туклануга гадәтләнә. Гаиләсендә ничек тукланганнар, шуны дәвам итә. Үзгәрергә теләми. Бүген ашамыйча, су гына эчим әле дип үзегезгә әйтегез. Үзеңне «тыңлата» алмасаң, ризыкка сак карарга булса да өйрәнергә кирәк. Әйтик, итне күп ашамаска. Ашаган очракта да күп итеп яшелчәләр белән ашарга кирәк. Көн дәвамында тиешле күләмдә су эчү мөһим. Һәркемнең организмында үт куыгы сыекчасы бар. Иртәдән кайнар су эчү сыекча чыгуга ярдәм итә. Көн дәвамында имбирь, сарымсак, үлән сулары, җиләк-җимеш яфракларын төнәтеп эчсәң организм рәхәтләнеп китәчәк. Табигать биргән ризыкларга ияләшкәч, кибетнекен ашыйсы да килми икән ул.

Әлбәттә, майлы пәрәмәч яратканнарга дөрес туклануга ерак диярсез. Ләкин аның да җаен табарга була икән.
“Әйтик, бодай онын башкага алыштырып, май урынына – кокос яки хайваннарның эретелгән эч маен кулланырга була. Дөрес туклану – кыйммәтле әйбер. Әмма бер кереп китсәң, аны ташлап булмый”, – ди Гөлназ.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү